Институтта – бассейн
Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында яңа спорт комплексы төзелә башлады. Ул киләсе елның сентябрендә файдалануга тапшырылырга тиеш. Бассейнлы комплекс өч катлы яңа бинада урнашачак. Институт ректоры Фәйрүзә Мостафина әйтүенчә, ул 3400 кв. метр мәйданны биләячәк. Биредә тагын хореография һәм көрәш заллары да эшләячәк. Әлеге объект "Россиянең 500 бассейны" программасы...
Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында яңа спорт комплексы төзелә башлады.
Ул киләсе елның сентябрендә файдалануга тапшырылырга тиеш. Бассейнлы комплекс өч катлы яңа бинада урнашачак. Институт ректоры Фәйрүзә Мостафина әйтүенчә, ул 3400 кв. метр мәйданны биләячәк. Биредә тагын хореография һәм көрәш заллары да эшләячәк. Әлеге объект "Россиянең 500 бассейны" программасы буенча төзелә. Ул 161 миллион сумга төшәчәк.
Бассейнда беренче чиратта педагогия факультетының физкультура бүлеге студентлары шөгыльләнәчәк. Киләчәктә биредә барлык теләүчеләр дә йөзә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев