Шəhри Чаллы

Инсультны ничек булдырмаска?

Соңгы елларда бу зәһәр авыруның яшәрүе күзәтелә. Инсульт - баш миендә кан әйләнеше бозылу белән бәйле кискен неврологик халәт. Русиядә ул үлем сәбәпләре буенча икенче урында тора һәм инвалидлыкка китерүче төп факторларның берсе санала. Инсульт берничә төрле була. Геморрагик инсульт булганда кан тамыры ярыла һәм баш миенә кан сава. Гадәттә,...

Соңгы елларда бу зәһәр авыруның яшәрүе күзәтелә.
Инсульт - баш миендә кан әйләнеше бозылу белән бәйле кискен неврологик халәт. Русиядә ул үлем сәбәпләре буенча икенче урында тора һәм инвалидлыкка китерүче төп факторларның берсе санала.
Инсульт берничә төрле була. Геморрагик инсульт булганда кан тамыры ярыла һәм баш миенә кан сава. Гадәттә, инсультның бу төре эш көне уртасында, иң киеренке сәгатьләрдә, эмоциональ кичерешләр вакытында, яисә кичтән, арыган вакытта сагалап тора.
Ишемик инсульт баш мие инфаркты үсешендә күзәтелә. Баш миенең кан тамырлары тыгыла һәм билгеле бер өлешкә кан килүне туктата, нәтиҗәдә ишемия урынында нейроннар һәм башка күзәнәкләр үлә. Ишемик инсульт тәүлекнең теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин ешрак төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә була.
Инсультка китерүче сәбәпләр бик күп. Чөнки ул авыру түгел, ә ниге­зендә эре һәм вак кан тамырларының патологик халәте, системалы гемодинамика, канның реологик үзлекләре бозылу яткан синдром.
Инсульт килеп чыгуның хәвеф факторлары тәртипкә салып була һәм булмый торганнарга бүленә. Беренчесеннән башлыйк.
Иң мөһим факторларның берсе - артериаль гипертензия, ягъни югары кан басымы. Инсульт кичергән кешеләрнең 90 процентында кан басымы югарылыгы күзәтелә. Моны кисәтү очрагында инсульт хәвефе ике тапкыр кими.
Икенче фактор - холестерин дәрәҗәсе югары булу. Моннан чыгу юлы - сәламәт туклану һәм диета. Күбрәк үсемлек майлары, яшелчә-җимеш һәм балык кулланырга кирәк.
Өченчедән, тоз куллануны мөмкин кадәр киметергә кирәк.
Алкоголь, шулай ук, кисәтеп була торган факторлар исәбенә керә. Аны чамадан тыш куллану кан тамырлары авыруларына, шул исәптән инсультка китерә.
Тәмәке тарту белән инсульт арасындагы бәйләнеш тә күп тапкыр исбат ителгән.
Гиподинамия - мөһим фак­тор­ларның берсе. Кеше көненә кимендә 30 минут физик күнегүләр ясарга тиеш.
Кан басымы югары булган хатын-кызлар өчен контрацептивлар да хәвеф факторы булып тора. Аеруча 40 яшьтән соң аларны бик саклык белән кулланырга кирәк.
Тәртипкә салып була торган фактор­ларның янә берсе - шикәр диабеты. Белгеч күзәтүе астында аның барлык киңәш­ләрен төгәл үтәп дәвалану мөһим.
Инсульт хәвефен үстерүче өстәмә факторлар булып хроник стресс һәм уңай эмоцияләр булмау тора.
Инсульт килеп чыгу хәвефе үсеше атап үтелгән факторлар күләменә бәйле. 2-3 факторның берләшүе баш миендәге кан әйләнеше бозылу куркынычын арттыра.
Тәртипкә салып булмаган факторлар нинди соң? Әлбәттә, беренчедән, кешенең яше. 20 яшьтән соң яшәгән һәр унъеллык кан тамырлары белән бәйле баш мие патологиясен ике тапкыр арттыра. Инсульт­ның елдан-ел яшәрүенә карамастан, ул әле күбе­сенчә олы яшьтәгеләрнең баш бәласе булып кала бирә.
Тагын берничек тә йогынты ясап булмый торган фактор - нәселдән бирелү-чәнлек. Ата-анадан күчкән геннар зур роль уйный.
Нинди симптомнар авыруны һәм аның якыннарын сагайтырга тиеш? Алар баш миенең кайсы өлешендә үзгәрешләр булуы бе-лән бәйле. Тулы яки өлешчә паралич, бит, куллар, аяклар ою, тән "чымырдау", бер як гәүдәнең агачсыманга әйләнүе, сөйләм бозылу, авыруның сөйләгәнне аңламавы, баш әйләнү, чайкалып йөрү, йоту авырлашу. Баш авырту, укшыту, косу, күрү начарлану, зиһен буталу да булырга мөмкин. Үзеңдә яки якыннарыңда мондый симптомнарны сизү белән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Ни өчендер күп кешеләр йөрәк авыртуын сизсә, миокард инфарктыннан куркып, шунда ук телефонга үрелә, ә уң як бит яки кул ойый башласа, аны ышкып җибәрә дә үтеп киткәнен көтә. Ә бу еш кына инсультның беренче билгесе була. Шуңа күрә мондый очракларда да тизрәк ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баш миенең "терапевтик тәрәзәсе" (авыруга мөмкин кадәр киңрәк ярдәм күрсәтү вакыты) миокардка караганда ике тапкыр кыскарак та - 3-6 сәгать кенә.
Әгәр кеше үзенең кан тамырларында проблемалар сизсә, кемгә, кайсы табибка мөрәҗәгать итәргә соң? Әгәр аңарда моңа кадәр баш миенең кан әйлә­не­шендә тайпылышлар күзәтел­мәгән булса, ул терапевтка яки гомум практика табибына барырга тиеш.
Авыруны вакытында кисәтү хәерле!

* Тәмәкедән баш тарту бер ел эчендә үк инсульт хәвефен 40 процентка киметә.

* Кан басымын конт­рольдә тоту 80 процент инсультларны булдырмый кала.

* Гәүдә авырлыгын киметү һәм аз холестеринлы диета баш миенең кан әйләнешендәге тайпылышларны ике тапкыр азайта.

Инсультны кисәтү һәркем өчен беренчел булырга тиеш. Үз сәла­мәтлегебезгә саклык белән карау, авыруларга вакытында ясалган профилактика һәм иртә диагностика гомеребезгә еллар өстәргә генә түгел, аларны күпкә бәхет­ле­рәк тә итәргә мөмкин. Үз сәла­мәтлегебезгә, гомеребезгә һәм бәхетебезгә битараф булмыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: