Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Интерактив татар әкиятләре китапханәсе эшли башлады

Күптән түгел интернетта Tatarkitapp дип аталган кызыклы проект барлыкка килде. Бу - татар телендә интерактив китапларның бушлай китапханәсе. Бүгенге көндә аны компьютерларга һәм iPadларга йөкләп була. Әсбапта хәзерге вакытта татар әкиятләре урнашкан. Һәр әкият өчен интерактив рәсемнәр ясалган. Әкият текстларын танылган татар артистлары (Фәнис Җиһанша, Мәхмүд Фатыйхов, Ләйсән Фәйзуллина) укыган....

Күптән түгел интернетта Tatarkitapp дип аталган кызыклы проект барлыкка килде. Бу - татар телендә интерактив китапларның бушлай китапханәсе. Бүгенге көндә аны компьютерларга һәм iPadларга йөкләп була.
Әсбапта хәзерге вакытта татар әкиятләре урнашкан. Һәр әкият өчен интерактив рәсемнәр ясалган. Әкият текстларын танылган татар артистлары (Фәнис Җиһанша, Мәхмүд Фатыйхов, Ләйсән Фәйзуллина) укыган.
Проектны оештыручылар белдергәнчә, алар аны ике ел дәвамында бертуктаусыз эшләгән. Аны балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булсын дип ясаганнар.
Без проектны оештыручыларның берсе Артур Нәбиуллинга мөрәҗәгать итеп, аннан башкарылган эшләр һәм алдагы планнары турында белештек.
- Артур, Tatarkitapp проектының оештыручылары кемнәр? Командагыз нинди?
​- Проектны оештыручылар ул - безнең "Сәмрух" иҗат берлеге. Tatarkitapp - үз көчебез һәм белгечләребез белән тормышка ашырылган кушымта. Техник яктан һәм эчтәлек ягыннан аны без башкардык.
Проектны гамәлгә куючылар, финанслаучы булып исә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов торалар. Нәкъ менә аларның ярдәме белән әлеге проектны компьютер һәм iPadларга бушлай йөкләп файдаланырга була. Шулай ук безгә иң якын партнер, дус, фикердәшебез - "Сәләт" фонды.
- Нинди китапларны урнаштырасыз?
- Беренче чиратта, "Мәрҗани" фондын телгә алырга кирәк. Әлеге фондның "Сказки великого шелкового пути" дигән искиткеч матур китаплары бар. Аларга Бөек ефәк юлы буйлап урнашкан, шул сәүдә юлы аша мәдәнияте, гореф-гадәтләре, фәне, цивилизациясе белән алмашып яшәгән халыклар (рус, татар, үзбәк, алтай, чуаш һ.б.) әкиятләре кергән.
Tatarkitapp проектында менә шул әкиятләр урын алды да инде. Әлеге әкиятләр безгә күрше, тугандаш халыкларның иң серле өлкәсен - фольклорын ачып сала, аңа сокланырга, үзебезнең эчке дөньябыз, мәдәни байлыгыбыз белән чагыштырып карау мөмкинлеген бирә. Шуңа күрә, биредә хикмәт интерактив әкиятләрдә яки дикторлар тавышында гына түгел, ә укучының эчке тоемлавында да. Әкиятләр шундый уйларга этәрә дә инде.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди? Бу кушымтаны ничек үстерергә уйлыйсыз?
- Беренчедән, без ефәк юлы халыклары әкиятләре янына "Шүрәле", "Су анасы" кебек Тукай әкиятләрен дә өстәдек.
Моннан тыш, Tatarkitapp - ул универсаль платформа. Интерактив китаплар әкиятләр рәвешендә генә түгел, ә, мисал өчен, тарихи энциклопедияләр рәвешендә дә урнаштырылачак, Аллаһ бирсә. Әкиятләрне дә арттырачакбыз, әлбәттә, әмма тагын да кызыклырак, файдалырак, визуаль бизәлеше тагын да эчтәлеклерәк бүлекләрне дә ачарга ниятлибез.
Р. Якупов сөйләште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X