Йорт иясе котын алган...
Ул өстәл артында кемнеңдер авызын чәпелдәтеп ашап утыруын ишеткән, бу җан иясе үзе исә күренмәгән!
Бу тарихны миңа балачак дустым Фиргать сөйләгән иде. Әлеге хәл-вакыйгаларны аның картәтисе кичергән икән. Абзыйга ул чакта илле яшьләр тирәсе генә булган...
“Бервакыт, Яңа ел алдыннан, картәтием кышларын авылда буш торган йортларына кайтып килергә, анда бераз җыештырырга һәм, әлбәттә, авыл мунчасында рәхәтләнеп бер чабынып чыгарга уйлаган. Көн буена ул йорт мәшәкатьләре белән мәш килгән, аннары мунчада юынып кайткан. Шуннан, кыш көннәрендә караңгы иртә төшкәнлектән, өйдәге утны яндырып, эссе мунча парыннан соң караватка ятып, һуш җыеп алырга уйлаган. Бераз ятып торыйм да, үзем белән алып килгән пешкән бәрәңге белән йомыркадан, тозлы кыяр һәм икмәктән авыз итеп алырмын, дигән, чәй белән шикәрнең исә җәйдән үк җиткелекле запасы булган. Ризыкларын өстәлгә чыгарып тезеп куйган да ял итәргә яткан.
Көн буе эш-мәшәкатьләр арыткандырмы, эссе мунча бераз мәлҗерәткәндерме, туган йорты шулай тынычландырганмы, йокымсырап киткәнен сизми дә калган бу. Уянып китсә, өй эче дөм караңгы! Ә картәти ятар алдыннан лампочкаларны сүндермәгән булган.
Монысы гына җитмәгән, шулчак ул өстәл артында кемнеңдер авызын чәпелдәтеп ашап утыруын ишеткән, бу җан иясе үзе исә күренмәгән! Шул вакытта картәтинең коты оча: өйдә кемдер бар, ләкин ул кемдер күзгә күренми, авызын чәпелдәтеп, аның ризыкларын ашап утыра!
Шуннан соң картәти яткан диваныннан торып утырырга омтылып карый, ләкин, ни гаҗәп, селкенә дә алмый. Торып утыру гына түгел, бер аваз, өн дә чыгара алмый! Шулвакыт бик нык карлыккан тавыш ишетелә. Картәти моның үзенә әйтелгән сүзләр икәнлеген башта аңламыйчарак та тора, тамак төбеннән гырылдап чыккан аңлаешсыз тавыш дип кенә кабул итә. Күзгә күренмәгән җан иясеннән аермачык аңлашылган ике генә сүз ишетелә: “Оныгыңны күрерсең...”
Шуннан өйдә тынлык урнаша. Картәти гәүдәсенең тыңлаша башлаганлыгын аңлый һәм торып утыра. Аның: “Кем бар монда?” дигән соравына беркем дә җавап бирми. Аннары ул утны кабызмакчы була, ләкин берничә тапкыр кабызып-сүндереп караса да, лампочка кабынмый. Диван астында запас лампочкалар салынган тартма булуын исенә төшереп, шуннан алып алмаштыргач кына өйдә ут кабына, дөньялар яктырып китә. Өстәл артында беркемнең дә утырмавын күргәч, ризыклары янына килеп карарга була: әрчелмәвенә карамастан, бер йомырканы теге җан иясе кабыгы-ние белән кимереп маташкан...
Әлбәттә, картәтидә тамак ялгау, ашау кайгысы калмаган. Сәгать тә әле чагыштырмача иртә – кичке алты гына булганлыктан, картәтием шул көнне үк шәһәргә кайтып китәргә булган, төнгелеккә бер ялгызы бу йортта калырга курыккан...
Кайткач, барысын да картәниемә бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Ә нәкъ бер ел үтүгә, декабрь азакларында, аларның кызлары (минем әнием була инде) ир бала тудырган, ягъни оныклары – мин дөньяга аваз салганмын. Менә шул вакытта алар былтыргы төнге кунакның “Оныгыңны күрерсең...” дигән сүзләрен искә төшергән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев