Йөз гимнны тәрҗемә итүче китап язган
«Хәтердән җуелмас мизгелләр»... Чаллыда танылган журналист Фәһим Җиһаншинның шулай дип аталган истәлекләр китабының презентациясе узды.
Журналистлар китап язып бастыруга сирәк игътибар бирә. Бу турыда автор уй-фикерләре белән уртаклашты. Бу истәлекләр китабын язуым, аңарда ике тапкыр басым ясап әйтелгәнчә, һич кенә дә үзреклама булмады. Гомернең соңгы мизгелләрен санап барганда моның инде бернинди дә мәгънәсе булмый ич. Бар кылганың – яхшысы, начары, игелеклесе, гөнаһлысы – бу дөньяда җыеп тупланган килеш калырга тиештер дип уйладым. Хатирәләрне, элеккеге хезмәттәшләрем тәкъдимен үтәп, ачыктан-ачык, булганны яшермичә язып тапшыруның төп этәргече шул булды. Чөнки барыбер җыйган малыңны төяп алып китәр өчен гүрдә арба юк, акча-капиталыңны тыгып куяр өчен кәфенлектә кесә юк.
Китапны тәкъдим итүгә килгән һәм минем «стандарт булмаган» табигатемне яхшы белгән элеккеге хезмәттәшләрем бу фикерләрне әйтмәсәм-язмасам да аңлыйлар инде. Мин аларга бу китапның йөз данәлек тиражын басмаханәдән алгач ук таратып чыккан идем. Рус теллеләргә текстының төп өлешен тәрҗемә итеп тә бирдем. Барысы да бик яхшы әзерләнеп килгәннәр. Аларның теге яки бу вакыйгалар һәм, гомумән, китап турындагы саллы фикерләре күңелемә сарымай булып ятты. Чаллы журналистлары Ләлә Гайфетдинева, Резидә Юсупова, Татьяна Белоножкина, Ольга Жигульская, Тамара Бравина, китапны биткә салучы дизайнер Айгөл Мәрванова. Берсе дә икенчесен кабатламыйча, төпле уй-фикерләр һәм җылы сүзләр әйттеләр алар.
Минем инде чирек гасырлык «шәхси продюсерым» һәм четерекле хәлләрдә зур бәлаләрдән һәм күңелсезлекләрдән коткарып калучым, Чаллы журналистларының рәсми булмаган лидеры Илисә Ганиева бик яхшы оештырган бу «чара»ны. КАМАЗ музее директоры Александр Чухонцевның да килүе һәм аның да шактый әзерлекле булуы минем өчен үзе бер сюрприз булды. Графоманлык тупланмаларымның бер өлешен музейга урнаштырырга сүз бирде ул. Хәзер шуларны икетелле итеп эшкәртеп һәм тулыландырып утырам. Иң беренче чиратта йөздән артык дәүләт һәм милләт гимннарының татар һәм рус телләренә тәрҗемәсен туплыйм, әлбәттә. Һәр тупланмада теге яки бу гимнның «анонсы», табигый телдәге тексты, татар һәм рус телләренә тәрҗемәсе, кыскача яки озынрак тарихы, гимнны кабул иткәндә булган кызыклы хәлләр урын ала. Килер бер көн – кирәге чыгар боларның да. Милләтебез бүгенге «кулланучылык чире»ннән арынгач һәм тулы канлы мөстәкыйль тормышка яңадан юл тотарга кирәген искә төшергәч...
Ә менә күренекле рус-яһүд шагыйре Игорь Губерманның (хәзер ул 88 яшен тутырып килә инде) меңнән артык юмористик һәм сатирик дүртьюллыклары («гариклар») тәрҗемәләрен дә китап итеп бастыру әлегә минем өчен тормышка ашмас хыял гына. Гимннарның да, гарикларның татар теленә тәрҗемәсенә дә «авторлык хокукы» дәгъва итмим: хәленнән килгән кеше алсын бу «чимал»ны, җиренә җиткереп эшләп бетерсен, дөньяга чыгарсын һәм шуның белән татарча фикерләүне (шул җөмләдән тәнкыйди фикерләүне дә) саклап калуга үзеннән күпмедер өлеш кертсен. Китапның соңгы җөмләсендә бу хакта болай диелә: «Язмышының гел үзенә генә йөкләнгән өлешен үз кулына алырга теләмәгән халык беркайчан да хөр, азат һәм бәйсез булып китмәячәк. Һәм фани дөньяда бары тик намазлыкта утырып кына бакыйлык өчен дә җәннәт әһеле булуга ирешә алмыйсың...»
Фотолар Фәһим Җиһаншиннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев