Йөзе карарлык түгел: Түбән Камада 10 яшьлек кызны эт талаган
Хайван асраучы гаебен танымый.
Түбән Каманың Красный Ключ посёлогында аянычлы хәл булды. 10 яшьлек кызны стаффордширский терьер токымлы эт талады. Кыз бала сеңлесе белән урамда уйнаган була. Шул вакытта абыйлы-энеле сыйныфташлары этләрен алып чыга. Борынчыгы кидерелмәгән була. Җитмәсә, бәйдән дә ычкындыралар.
"Кызларның икесе дә елап керделәр. Алёнаның йөзе карарлык түгел. Бөтен җире кан. Күтәрдем дә тизрәк травматологиягә битен тектерергә ашыктым", - дип сөйләгән зыян күргән кызның әтисе Алексей. Балага котыру һәм столбняктан прививкалар ясаганнар.
Шул ук көнне эт хуҗасы хайванны йоклатырга вәгъдә иткән. Тик икенче көнгә фикерләре үзгәргән. Малайларның әниләре шалтыратып, зыян күргән кыз үзе гаепле, эткә һәм малайларга үзе ташланган дип белдергән.
Алёнаның әтисе полициягә гариза язган. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Фото freepik.com сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев