Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ипекәйле булырбыз дип ышандыра авыл

Татарстан басуларында киеренке урак өсте. Кояшлы коры көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып калырга ашыга игенче. Иртә яздан алтын көзгә кадәр күз текәп, маңгай тире түгеп үстергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу дәүләт дәрәҗәсендәге иң мөһим бурыч итеп куела. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов урып-җыюның барышы белән һәрдаим кызыксынып тора. Соңгы ике...

Татарстан басуларында киеренке урак өсте. Кояшлы коры көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып калырга ашыга игенче. Иртә яздан алтын көзгә кадәр күз текәп, маңгай тире түгеп үстергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу дәүләт дәрәҗәсендәге иң мөһим бурыч итеп куела. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов урып-җыюның барышы белән һәрдаим кызыксынып тора. Соңгы ике атна дәвамында гына дистәләп район басуларын шәхсән карап, тикшереп кайтты.

Татарстан - барлык икътисадый күрсәткечләр, шул исәптән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Россиядә иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Бүген үзебездә җитештерелгән продукция белән бөтен республиканы туендырырлык мөмкинлегебез бар. Бу - дистә еллар дәвамында республикада алып барылган зирәк һәм тотрыклы сәясәт нәтиҗәсе. Барлык районнар да республика президент программаларында катнаша. Әйтик, Тукай районы бүген авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлтелгән 30 лап программаны уңышлы тормышка ашыра. "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү", "Яшь белгечләргә арендалы торак төзү", "Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү", "Чиста су", "Авыл клублары" "Терлекчелек комплексларын капиталь ремонтлау", "Сенаж башнялары төзү" һ.б. социаль проектлар авылларның йөзен танымаслык итеп үзгәртте. Бәхеткә, аларның барысы да бүген гамәлдә.

Гомумән, Тукай муниципаль районы барлык күрсәткечләр буенча да алдынгылар сафында. Уракта да сынатмаска исәпләре. Район басуларында иртәдән кичкә кадәр комбайннар гөрелтесе тынып тормый. Баш белгечләр әйтүенчә, техник яктан да, кадрлар ягыннан да борчылыр урын юк. Һәр хуҗалык уракка тулы әзерлек белән төшкән. Иң мөһиме, быелгы корылык тукайлыларны әйләнеп үткән.

- Июнь аенда гына туфрактагы дымның микъдары 135 мм тәшкил итте. Июльдә дә яңгырларга кытлык булмады. Тулаем алганда, игеннәр үсеше өчен табигать шартлары кулай килде. Бөртекләр башакка вакытында тулышты. Шуңа күрә җыеласы мәйданнарга өмет зурдан. Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында бөртеклеләрнең (нигездә, арыш һәм көзге бодай) 9,5 мең гектарыннан, ягъни барлык мәйданнарның 21 процентыннан уңыш җыеп алынды. Суктырылган ашлык җыемы - 27 мең тонна, һәр гектардан уртача уңыш 28,4 центнер тәшкил итте. Аерым хуҗалыкларда әлеге күрсәткечләр тагын да югары. Әйтик, "Биклән" хуҗалыгында бодайның һәр гектарыннан уртача чыгыш- 38 центнер, "Гигант" та - 36,2 центнер, Сәйдәш исемендәге хуҗалыкта - 34,9 центнер, "Кама" агрофирмасында 31,3 центнер тәшкил итте. Урып-җыюны иң өлгер темплар белән "Алмаз" (50%), "Гигант" (49%) хуҗалыклары алып бара. Райондагы иген басуларының өчтән бер өлешен тәшкил иткән "Кама" агрофирмасы игенчеләре дә алдынгылар сафында. Алга таба да шушы темны киметмәскә, зур чыгымнар сарыф итеп үстергән игеннәрне бөртеген дә әрәм итмичә җыеп аласы иде. Иң зур теләк: яңгырлар гына комачаулык итмәсен, - ди Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Габдулла улы Сабитов.

Республика президент программаларында катнашу, мөмкин кадәр күбрәк грантлар оту - тукайлыларның намус эше, дияргә дә була. Урамнарына асфаль түшәлгән, кунакчыл түрендә өр-яңа мәдәният йорты, алтын айлы мәчете балкып торган төзек, матур авылларда яшьләр дә бик теләп кала бүген.

- Кендеге белән авылга береккән гаилә без. Эре малын да, кош-кортын да күпләп асрыйбыз. Бәрәңге-яшелчәсен, җиләк-җимешен дә бөтен гаиләгә җитәрлек итеп үстерәбез. Артыгын сатабыз. Үз көчебез белән менә дигән йорт салып кердек. Үзем 40 ел инде терлекчелектә. Тормыш иптәшем Равис - КАМАЗ шоферы. Ел дәвамында төрле йөкләр ташый. Урып-җыю көннәрендә басудан кайтып керми. Улыбыз Ринат та авылны ташлап китмәде. Бу көннәрдә әтисе белән иңгә-иң куеп ашлык ташыйлар. Җиргә басып йөрүдән дә олырак бәхет юк безнең өчен. Гомумән, эштән тайчынмаган кешегә авылда яшәве рәхәт бүген, - ди "Гигант" хуҗалыгының терлекчелек комплексы бригадиры Гөлсинә Шәйхетдинова.

Чыннан да, шундый хезмәт сөючән гаиләләр авылны гына түгел, шәһәрне яшәтә. Шәһәр табыны ел дәвамында авыл сыеннан өзелми. Бүген шәһәр кибетләрендә, базарларда, нигездә, авыл хезмәтчәннәре, фермерлар үстергән, шушы җирлектәге азык эшкәртү предприятиеләре җитештергән азык-төлек сатыла. Ите дә, сөте дә, йомыркасы, тавык ботлары да "буш" ныкы түгел, үзебезнеке, Татарстанныкы дип горурланып әйтә алабыз. Халкы яхшы яши икән, димәк, республикабыз да үсештә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев