Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучы бала ипи пешереп Чаллы мэрын шаккаттырган

Элина Юнысова быел укытучылар конференциясендә Чаллы мэрын үзе пешергән ипи белән сыйлады. Ул 60нчы мәктәпнең 9нчы сыйныфында укый. Узган ел WorldSkills Junior региональ чемпионатында икмәк пешерү компетенциясендә җиңүче исеменә лаек булды ул. Элина редакциябезгә әнисе, апасы һәм әбисе белән бергәләп килде. Шунысы да бар, бу гаиләдә өч буын да пешекче һөнәрен үзләштергән.

Нәселдән килгән осталык
Элинаның әбисе Саимә апа Юнысова Әлмәт районы Елховой авылыннан. Белеме буенча азык-төлек промышленносте технологы. Хисапчы булып эшләгән. Якыннарының иң яраткан ризыгы ул пешергән ипи икән. 
– Мин үскәндә ипине өйдә салалар иде, хәзер дә менә кибет ипие алмыйм. Рецепты белән рәхәтләнеп бүлешәм, тик барыбер камыр кабармый дигән кешеләр бар. Кулдан дә тора, кәефтән дә. Иң мөһиме – теләк. Мин үзем күз алымы белән эшләргә яратам. Ә менә Элинабыз үтә төгәл. Ул кечкенәдән үк камыр ризыкларын шундый матур итеп ясый. Күмәч пешергәндә камыр үрергә үзем аннан өйрәндем. Ул дүрт тасмадан үрә белә, ә мин булдыра алмыйм, – дип сөйли Саимә апа. 
Элинаның әнисе Лилия ханым, мәктәпне тәмамлагач, әнисенең «Һәрвакыт тук булырсың, пешекче бул, кызым!» дигән сүзләренә колак салып, шул һөнәрне үзләштергән. Хәзер инде 10 еллап шул эштә. Бүгенге көндә кошчылык фабрикасы хезмәткәре. Кызлары белән кичләрен тәмле-тәмле ризыклар пешереп, әтиләре Альбертны эштән каршы алалар. 
– Элинага бер күрсәтәм, шунда ук аңлый. Тиз отып ала. Хәзер бәйрәмнәргә тортларны да апасы Эльвина белән үзләре пешерәләр. Заказга да ясыйлар.

Яхшы тәҗрибә
Мәктәптәге хезмәт укытучысы Ирина Прокопьева да Элинаның тиз һәм пөхтә эшләвен күреп, бәйгедә катнашырга тәкъдим итә. Чаллының сәүдә-технология колледжында үткәрелүче WorldSkills Junior чемпионатында ике ел рәттән үз көчен сынап карый ул. Компетенциясе – икмәк пешерү. 
– Ярыш өч сәгать дәвам итте. Шул вакыт эчендә хал, бриошь (ачы камырдан үрелеп әзерләнгән күмәч), ипи пешерергә һәм композиция җыярга кирәк иде. Ипине һәр катнашучы үз рецепты буенча пешерергә тиеш. Һәр кешегә билгеле бер авырлыктагы, билгеле бер күләмдәге ризыклар бирелә. Камыр артып калмаска, нәтиҗәдә билгеле авырлыктагы ризык килеп чыгарга тиеш иде. Озак кына эзләгәннән соң, пешереп карый-карый, бодай оныннан гади, тиз өлгерә торган ипи рецептын уйлап таптым. Ул бик тәмле булды. Җюри ипиләрне кемнеке икәнен белмичә ашап карап, тәмен билгели. Бу «сукыр дегустация» дип атала. Алар эшемә яхшы бәя бирде.
Минем сменада 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге 5 кеше катнашты. Биремнәрне үтәгәндә башкаларның ничек эшләгәнен күзәтмәскә тырыштым, игътибарымны туплап, барысы да яхшы булачагына ышандым. Чемпионатка барганда якыннарым җылы сүзләр әйтте, җиңмәсәң дә бу бик яхшы тәҗрибә булачак диделәр, – дип искә ала Элина. 
Быелгы бәйге темасы Габдулла Тукайның 135 еллыгы булганлыктан, әкият геройларыннан торган «Тере китап» дигән композиция уйлап табалар. Шарт буенча, камырдан пешкән сыннарны бер-берсенә беркеткәндә бернинди ябыштыра торган әйберләр дә кулланырга ярамый, изомальт кына рөхсәт ителә. Ягъни барысы да ашауга яраклы булырга тиеш. Шүрәле, Су анасы, алтын балык, керпе аюларны ничек пешерергә дигән сорауга җавапны Юнысовлар гаилә белән эзли.
– Камырдан бит ул сыннар, ачы камырдан! Композиция биеклеге 30 сантиметр булырга тиеш, шуңа Шүрәлене айга утырттык та инде, биегрәк булсын өчен. – Элина башта эскиз ясап, һәр фрагментны өйдә аерым пешереп алып барды да, шунда баргач җыйды. Композиция ким дигәндә өч сәгать аумый торырга тиеш иде. Мондый проектлар баланың бик күп вакытын ала – дәресләрдән соң да калырга кирәк, өстәмә шөгыльләнергә дә. Кызым барысына да өлгерде. Шактый җаваплы эш булса да чемпионатта каушамаган, барысын да тиешенчә эшләгән, аның өчен барыбыз да горурлык хисләре кичердек, – ди Лилия ханым.

«Шөкер, оныкларым эш белән мәшгуль»
Саимә апа оныкларының шундый тырыш булып, эш белеп үсүләренә куанып туя алмый.
– Балаларым һәр көнне шалтыратып хәлләремне беләләр, сөбханалла. Оныкларым икесе дә яхшы билгеләренә генә укыйлар. Кеше балалары телефонда утыра, ә безнекеләр эш белән мәшгуль. Нинди генә пироглар, башка тәмнүшкәләр пешермиләр, пешергән берсен миңа да кертәләр. Нык тәмле була. Бабаларының юбилеена торт пешерделәр – анда, имеш, бабай бакчада ята, янында кәбестәләр, кишерләр. Болай бизәлгән тортка туганнарның исе китте! Элина сәнгать мәктәбенә йөрмәсә дә, картиналар ясый, рәсемнәр төшерә. Бабасы белән минем сурәтемне дә ясаган иде. Ә апасы бабасына жилет бәйләп кертте, аңа түбәтәйләр, миңа сумкалар бәйләп бирде. Бөтен эш килә кулларыннан, – дип, кызларын аркаларыннан сөеп куя әбиләре. 

«Икмәкле фамилия!»
Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәребездәге сәләтле мәктәп укучыларның проект эшләре күргәзмәсендә Элинаның күпереп пешкән икмәгенә, аның осталыгына таң калган иде. Фамилиясен сорагач, елмаеп: «Икмәкле фамилия!» – диде. Күпләр Элинаны «Чаллы икмәге» җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Юнысовның туганы дип белә икән. Чынлыкта алай түгел, фамилияләре генә бер. 
– Матур булгач, күргәзмәдә ипием турында «Бу чын ипиме, муляжмы?» – дип сораучылар да булды, – дип искә ала Элина үзе.
Дәрәҗәле бәйгедә беренче урын алуы Элинага Чаллының сәүдә-технология институтына имтихансыз укырга керү мөмкинлеген биргән. Тик ул әле киләчәктә нинди һөнәр иясе булачагын хәл итмәгән. Кайсы юлны сайласа да, тәмле пешерү – хатын-кызның зур өстенлеге!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев