Җир җиләге әле пешмәгән
Быел урман җиләге, (аны халык телендә каен җиләге диләр) шәп уңды. Бөтен җирдә шуны саталар.
Витаминнарга иң бай бу җиләкнең бер стаканы 100 сум, ә инде 450 граммлы мойонез чиләге җиләк өчен 500 сум сорыйлар. Әлбәттә Казан-Чаллы трассасында каен җиләген арзанракка да алырга мөмкин диләр. Бакча җиләге дә инде өлгергән аның бер чиләге өчен (6 литр чамасы) 1000 сумнан башлап, 1500 гә кадәр акча сорыйлар. Җир җиләгенә килгәндә әле ул өлгермәгән, бөредә утыра. Шулай да быел җир җиләге дә күп булачак.Җир җиләге ике атнадан соң гына өлгерәчәк, ди җиләкчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев