Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җир күрәм... Туфрак күрәм...

Киләчәк турында берни сөйләмәгез, дип кисәтеп куйдым мин аны керә-керешкә үк. Ул барыбер сөйләде. Синең барысы да яхшы булачак, теләкләреңә ирешәчәксең, диде. Бирсен Ходай, әлбәттә! Әмма мине аның киләчәк турындагы гомуми сүзләренә караганда, үткәндәгеләрне шәрехләүләре таң калдырды...

Күрәзәче Зилә апа турында иде минем сүзем. Күп кеше гаҗәпләнеп сөйли аның хакында. Монда якында - Чаллы янәшәсендәге Түбән Суыксу авылында яши ул. Соңгы арада экстрасенслар, күрәзәче-фәләннәр белән очрашулар, ни сәбәпледер, ешайды әле. Теләп тә очрашуым түгел, гомумән, ераграк йөрергә тырышам алардан. Әмма никтер шулай килеп чыга. Йә очраклы рәвештә туры киләләр, йә юллап җибәрәләр. Түбән Суыксу авылында берничә күп катлы йорт бар. Авыллар өчен алар сирәк күренеш, билгеле. Хәер, кешесе дә үзенчәлеклерәк бит инде. Менә шул күп катлы йортларның берсендә яши, диделәр миңа аны. Подъезд төбендә шактый таптанып тордым: "Керергәме, юкмы? Нәрсә сөйләр инде ул миңа шулкадәр? Бәлки, баш тартырга?" Башта шундыйрак уйлар тулганды. Дулкынландырды да кебек бераз. Ник шулай соң әле бу? Ник каушата? Әйтерсең, ишек алдында күзгә күренмәс тимер пәрдә шул юлны каплап торадыр кебек. Коръән китабындагы бердәнбер яттан белгән сүрәмне авыз эченнән кабатлый-кабатлый "ошбу пәрдәне эткәләп", ишеккә юл алдым. Бер-ике урында буталып та алдым әле. Сәер, болай булганы юк иде... Әллә, дөрестән дә, чын күрәзәче фатиры бусагасы каршындамы мин хәзер?

- Тикшерергә килгәнсең, ахрысы? Нәрсәдер язачаксың. Әле кичә генә күрдем: каләм, дәфтәрле берәү минем янга киләчәк, сораулар бирәчәк... - дип, мин кереп, кайда килеп эләгүемне аңышканчы ук барлык ниятләремне фаш итте Зилә апа. Кулда бернинди каләм дә, дәфтәр дә юк иде минем. Кесәдә иде алар әлегә. Чыгарырга җыендым гына.

Дөресен әйтим, гаҗәпләндерде. Шул ук вакытта сөендерде дә. Димәк, Зилә апа белән әңгәмә оештырырга була, сорауларга җавап бирергә каршы түгел икән, дип уйладым. Кичә үк белеп торган бит, әнә.

Тик күрәзәче иңнәрдәге канатларны бик тиз шиңдерде.

- Язарга кирәкми мине, зинһар. Берүк яза күрмәгез, бернинди әңгәмәләр дә кирәк түгел... Үзегезгә кагылган сорауларыгыз булса сорагыз, ә минем турыда язмагыз...

Вакыйгалар менә шулай көтелмәгән борылыш алды. "Үзем турында сорарга туры килермени инде? Нәрсә дип сорарга да белмәссең!" Бер карарым бар иде минем: киләчәк турында берни дә сөйләтмәскә! Бу хакта үзенә дә җиткердем.

- Синең барысы да яхшы булачак, борчылма, - диде ул.

Тынычландырды... Яхшы булачак, ди бит, тагын ни кирәк? Детальләр артык...

Зилә апа җайлап кына "киләчәкне" "үткән заман" белән дә тоташтырды. Чылбыры болайрак. Минем барысы да яхшы булачак, гаилә корачакмын, мин әлегә буйдак, чөнки "күңел ишекләрем" ябык. Сәбәбе - беркем алдында да тулысынча ачылып бетәргә теләмим. Кызларга ышаныч юк. Барысы да тәрбиягә барып тоташа. Әти терәге, киңәше, мәхәббәте җитмәгән...

- Әтиеңне күрмим мин... Җир күрәм... туфрак... Инде күптәннән... Яшь булгансың әле син ул чакта... Мәктәптә укыгансың...

Ни дияргә мондый очракта? Хак сүзгә каршы җавап юк. Әти, дөрестән дә, мин җиденче сыйныфта вакытта ук арабыздан китеп барды...

Ярый, минем турыда җитәр. Зилә апаны туктатырга кирәк иде. Кызып китсә, сөйли дә сөйли, диләр аны. Һәм бөтенесе дә туры килеп бара...

×××

Минем бер якын дустым бар - университетта бергә белем алдык без аның белән. Төгәлрәк әйтсәк, өч ел бергә укыдык. Аннары аңа укуын вакытлыча туктатып торырга туры килде. Көтмәгәндә килде бәла. Ул чакта аның белән икәү бер фатирда яши идек. Урамда тыныч кына йөргәндә, Айнур кинәт җиңгә килеп ябышты: "Тот, тот, егылам!" Эләктереп алды, егылмадык. "Нәрсә булды?" дип кызыксындым. "Аяк тотмый башлады..." Өйгә кадәр күтәреп диярлек алып кердем...

...Айнурның умыртка баганасы кырыенда әстерхан чикләвеге кадәр кимерчәк булуын белә идем инде. Үзе сөйләгәннәргә караганда, кечкенә чакта аркасы белән ташлы комга егылып имгәнгән булган. Шул вакытта барлыкка килгән ул аның. Кимерчәк әкренләп үсә-үсә умыртка миен этә - аяклары шуңа гәүдәне тотмый башлаган. Моңарчы аркасы вакыт-вакыт авырта торган иде. "Миг" ише дарулар эчә дә авыртуы басыла. Аның киштәсе тулы иде ул "Миг"лар. Ул даруның анда бервакытта да беткәне булмады.

Айнур әти-әнисенә, туганнарына бер сүз әйтмичә, үзе барысын да белешеп, акчасын түләп (укудан тыш, тәрәзә сата торган оешмада сатучы булып эшләде ул), томографияләр узды, табиблар белеште һәм беркем белән киңәшләшеп тормыйча, пычак астына кереп ятты. "Кистереп атарга кирәк ул кимерчәкне. Туйдырды инде..." - менә шулай гади генә, чираттагы чәч кистерергә барган сыман әйтте ул моны.

Мин үземнең ваклы-юклы мәшәкатьләрем белән йөргән арада, дус операция ясатырга да өлгерде. Миңа шалтырата берзаман: "Ясадылар, мин республика хастаханәсендә ятам", - ди. Алга таба булган вакыйгаларны сөйләсәм зурга китәр, тарихы зур, катлаулы һәм четерекле. Шуңа кыскача, өстән-өстән генә шәрехлим. Операциядән соң Айнур "аяксыз калды". Инвалидлар арбасыннан бүтән тормады инде ул. Барыбер төшенкелеккә бирелмәделәр, хатыны Лилия белән көрәштеләр, тырмаштылар (ничек кавышканнары үзе бер тарих, өйләнешкәндә Айнур инвалидлар арбасында иде инде). Тиздән кимерчәкнең яман авыру булуы ачыкланды... Кичекмәстән тагын бер операция кирәк булды. Катлаулы, кыйбатлы операция... Бер елдан артык вакыт дәвамында җөмһүрият журналистлары ярдәмендә игъланнар таратып, халык, яше-карты акча җыеп, Айнур Германиядә операция ясатып кайтты. "Аягыма басам!" - дип җилкенеп, канатланып кайтты! Шыбыр тиргә батып күнегүләр ясады, күнекмәләргә йөрде - барыбер басам, барыбер басам, дип үҗәтләнде. Әмма аякка барыбер җан кермәде... Бер якын дусты Айнурдан сорый икән: "Шул хәтле акчага (миллионнар турында сүз бара монда - Р.Ә.) нәрсә генә эшләттеләр соң алар сине? Аягыңа да баса алмагач, ни файда?" Мондый сорауны якын дуслар гына бирә ала... Айнурның җавабы: "Мине үлемнән алып калды алар, дустым..."

Ул чакта яман авыруның метастазалары якындагы сөякләргә тарала башлаган булган инде... Айнурның ярты аркасын "алыштырдылар". Берничә кабыргасы белән бергә...

Бу 2012 елларда булган хәлләр. Ә соңгы арада дустымның хәле тагын да начарланды. Барлык табиблар да чираттагы операциягә алынырга куркалар. Айнур халык медицинасы ярдәмендә дәвалана. Төнәтмәләр төнәтә, керосин эчә, кан алыштыра - нинди ысул бар, барысын да куллана. Атна саен диярлек без Айнур белән күрешеп торабыз. Вакыт-вакыт ул килмәскә куша. "Хәлем начаррак әле, шаукымы үтсен инде", ди. Шаукымы үтүгә без тагын күрешәбез. Бергә укыган чакларны искә төшерәбез, кәрт суга-суга киләчәккә планнар корабыз, берәр бизнес-мазар ачып җибәрергә кирәк, дип төрле тармакларны айкыйбыз... Айнур белән теләсә нинди тармакның, юнәлешнең "ишекләрен шакырга" була - бик акыллы, бик зирәк ул. Авыртуны баса торган даруларның йогынтысы да булмаса, инде күптән бер фикергә килеп, керемле эш башлап җибәргән дә булыр идек, бәлки. Аның фикер тизлеге артыннан мин ияреп җитешә алмыйм кайчак. "Аяксыз" килеш бөтен эшне дә үзе башкара. Интернет аша гына бөтен проблеманы хәл итә. Соклана идем мин аңа карап. Хәер, аның акыллылыгы гаҗәп тә түгел. Авыру килеш, өч еллык академия ялыннан соң, университетны кызыл дипломга тәмамлаган кеше бит ул!

...Соңгы арада Айнур югалды әле. Шалтыратам, трубкасын алмый, интернет аша да язып карыйм - җавап язмый...

×××

...Зилә апаның күзләре, карашы үзенчәлекле. Сине үтәли күрәдер сыман ул. Шуңа аның каршында утыру берникадәр каушата да. Ялангач утырган кебек...

- Минем бер дустым бар, төркемдәш, бер уку йортында укыдык без аның белән. Аның турында берәр сүз әйтә алмассызмы?

...Ә алга таба Зилә апа мине чынлап торып гаҗәпләндерде.

- Анда яман шешме? Урын өстендә ята бит бала... Күптәннән ята. Барысы да аяктан башланган... Табиб хатасы... Энә күрәм... Укол дөрес ясалмаган... Анестезиолог кебегрәк кеше...

...Әйе, Айнур шулай дигән иде. Уколдан соң үземне бик начар хис иттем, дип сөйләгән иде... Бөтен әгъзалар актарылып чыккан кебек, дип зарланган иде... Ул бу турыда язып та чыкты. Журналист тикшеренүе ясады. Үзе дә журналист кеше бит. Бик яхшы журналист дип әйтер идем. Бәллүр каләм иясе!

...Зилә апаның кинәт бит-йөзе сытылды. Авыртуга түзә алмаган кеше сыман ыңгырашып куйды. Дивардагы сәгатьләр су йоткандай тындылар. Вакыт таш кебек бер урында басты да калды. Зилә апаның гына сүзләре шул ташка әйләнгән вакытны ертып-ертып миңа таба оча... Туп-туры йөзгә, маңгайга таба ук оча.

- Уф... Аллам... Син бик борчыласың инде ул дустың турында, беләм... Әмма әйтмичә дә булдыра алмыйм. Мин аның киләчәген күрмим, балам. Юк, күрмим... Берни эшләтә алмыйм... Җир күрәм... Туфрак күрәм... Кызыл балчык күрәм... Ул инде ашамый да башлаган, шулаймы? Авызыннан ризык үтми. Гәүдәсе тире дә сөяк, сөяк тә тире... Бик көчле авыртуны баса торган дарулар белән генә тора... Морфий... Морфий гына күрәм...

Әллә нәрсә булды миңа ул көнне... "Кермәскәме әллә?" дип тә уйлаган идем бит инде югыйсә! Ник бусагасын атлап кердем? Ник?

Шул кичне үк Айнурга шалтыраттым. Телефоны өзек. Яздым - җавап язучы юк. Егерменче тукуымда гына бер туганы: "Авырый ул, сөйләшә алмый", - дип җавап язып җибәрде. "Тавышын ишетәсем килә! Бары шул гына. Әйтәсе сүзем бар", - дип яздым.

...Телефонда чит номер ялтырап алды. Аны-моны уйламыйча гына телефонны алдым. Бәрәкалла! Айнур! Айнур тавышы... Мин аны шундук таныдым. Хәлсез, сүзләре өзек-өзек... Әмма Айнурның үз тавышы бит! Тере Айнур тавышы!

- Синең тавышыңны ишетүгә ни дәрәҗәдә шат икәнемне белсәң икән, Айнур? Ничек хәлләрең?

Нәрсә дип җавап бирде дип уйлыйсыз?!

- Хәлләр ярыйсы... Үзеңнеке ничек? - менә җавабы.

...Биш минутка якын сөйләштек без аның белән ул көнне. Ничек шатланганымны үзем генә беләм. Иңнәрдә канат пәйда булгандай иде. "Ялгыштың, Зилә апа, ялгыштың! Айнурыбыз исән! Әле генә, яңа гына Айнурның тере тавышын ишеттем! Ялгыш, Зилә апа, алга таба да шулай ялгыш!" - дип кычкырасым килде.

×××

...18 март көнне эштә утырам. Иртәнге унынчы яртыларда Лилия шалтырата... Айнурның хатыны. Нибары өч сүз...

- Сәлам... Айнур үлде...

Тынлык...

- Ишетәсеңме син мине? Айнур үлде, дим!

Тамакта төер...

- Ишетәм, Лилия... Ишеттем...

...Шул ук көнне "Матбугат.ру" сайтында белдерү элделәр. "Яшь журналист Айнур Галимов вафат. Урыны оҗмахта булсын..." Астында комментарийлар: "Яшәү өчен көрәшеп тә күрсәтте соң бу егет! Их, Аллакаем... Соңгы тамчы хәле беткәнче көрәште бит..."

Бүтән түзәр чамам калмады... Чыгып еладым... Ялгышмаган Зилә апа... Кызганычка каршы, ялгышмаган...

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев