Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ирдән бәхете булмады шул...

Галия яшьтән үк җыр-моңга гашыйк булды. Мәктәптә укыганда авыл клубы сәхнәсеннән төшермәделәр аны. Казанга килеп урнашкач та җырдан аерылмады. Башкаланың Максим Горький урамындагы Сара Садыйкова исемендәге татар халык хорына йөрде. Хор белән республика район-шәһәрләрендә гастрольләрдә еш булды. Җыр аңа - илһам, ә үзе кебек талантлы кешеләр белән аралашу ләззәт бирә...

Галия яшьтән үк җыр-моңга гашыйк булды. Мәктәптә укыганда авыл клубы сәхнәсеннән төшермәделәр аны. Казанга килеп урнашкач та җырдан аерылмады. Башкаланың Максим Горький урамындагы Сара Садыйкова исемендәге татар халык хорына йөрде. Хор белән республика район-шәһәрләрендә гастрольләрдә еш булды. Җыр аңа - илһам, ә үзе кебек талантлы кешеләр белән аралашу ләззәт бирә иде. Галиянең җырлавын гаиләсе дә, туганнары, авылдашлары да яратты.

Тормышы җиңел генә бармады аның. Икенче кызы беренче төркмедәге инвалид булып тугач, ире хәмер белән дуслашты. Балаларны карау, гаилә йөген тарту нечкә күңелле Галия җилкәсенә төште. Ярый әле олы кызы Роза инсафлы булып үсте. Мәктәптә укыганда ук гаиләнең төп таянычына әйләнде. Әнисе эштән кайтканчы өй җыештырды, ашарга пешерде. Урта мәктәпне тәмамлагач, тегендә-монда укыйсым килә дип тә интектермәде. Әнисенең киңәшен тотып, кулинария өлкәсен сайлады. Училищены тәмамлап, оста пешекче булды.

Галия, исерек белән тормыш итү авыр булса да, иреннән аерылмады. Азатның сукбайга әйләнеп китүеннән курыкты ул.

Бер көнне Азат бите сызлаудан уянып китте. Икенче көнне аның яңагы шешеп чыкты. Атна-ун көн узгач та битендәге шеш кайтмады. Ир хатынының: "Табибка бар, диагноз куеп, дәвалау билгеләрләр", - дигән сүзләрен ишетергә дә теләмәде. Аптырагач Галия аны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә алып барды. Азатның битен караганнан соң, участок табибы Галиянең бүлмәдә калуын сорады.

- Ирегезнең битендә яман шеш, озак яшәмәс, мөгаен. Бик сызланса, авыртуны баса торган дарулар билгеләрбез, - диде ул.

Хатын ирен кызгана иде. Эчеп тәки үзен харап итте, дип уйлады эченнән генә. Хәзер Азатны тиргәүдән файда юк инде. Иренең сызлануларын күреп, кызгануына түзә алмаган Галия үзе аңа аракы эчерә башлады. Ул аның авыртуын баса иде. Бер ел үткәч, кечкенә кызының туган көнендә, Азат якты дөнья белән хушлашты.

Иренең вафатыннан соң берничә ел үткәч, бергә хорда җырлаучы танышы Тимергали: "Азатны яраткан булгансың икән. Ул үлгәч, сулып, ябыгып калдың. Әйдә бер егет белән таныштырам. Тик аның галстук тагып, дипломат тотып йөрүенә генә ышанма, эчке дөньясын да аңларга тырыш", - диде. Галия, яшь-җилкенчәк кебек, Әнәскә бер күрүдә гашыйк булды. Килеш-килбәте, итагатьле сөйләшүе, шулар өстенә, өздереп гармунда уйнавы белән ул хатынны үзенә каратты. Никах укытып, бергә яши башлагач, бәйрәмнәрдә парлашып концертлар да куйдылар алар. Әнәсне Галиянең туганнары да ошаттылар, "җизни" дип өзелеп тордылар. Аның авылда йорт төзү идеясенә дә каршы килмәделәр. Кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр.

Өй салуда төп булышчы Галиянең сеңлесе булды. Ире белән икәүләп фундамент казыган көннән башлап йорт өлгергәнче Биектау районында яшәделәр алар. Биш ел тырышканнан соң, йорт төзелеп бетте.

Менә шуннан соң, Әнәс үзенең холкын күрсәтә башлады да инде. Никахлы хатынына җылы сүзен дә кызганды ул. Кыш җылы килгәнгә, бозылмасын дип, Әнәс яшь хатынына итне сатып бирде... Галиянең гарип баласы алты почмаклы клуб хәтле өйгә сыймады. Ир хәтта аның исемен дә ишетергә теләмәде. Җаны телгәләнсә дә, хатын барысына да түзде, чөнки ул ирен барыбер ярата иде. "Җимеш, без бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Бергә төзегән йортта матур гына гомер итик. Әйдә, язылышыйк", - диде ул беркөнне... һәм соңыннан бу сүзне ник башлаганына үкенде. "Син мине законлы хатынымнан аерырга, үтерергә телисеңме? Барып чыкмас. Мин синең үзеңнән дә, җырыңнан да туйдым инде, кит янымнан", - дип тавыш куптарды.

Роза әнисенең кияүгә чыгуын башта ук хупламады. Әнәсне нигәдер кабул итә алмады ул. "Хәзер ирләр үзләренең сау-сәламәт балаларын да ташлап китәләр. Гарип балаң белән сиңа рәхәт күрсәтүче ир булырына ышанмыйм. Алтмыш яшькә җиткәндә авылда яшәп интекмә. Син безгә, балаларыңа кирәк. Чит җирләрдә йөрмә, кайт", - дигән иде ул. Тик Галия мәхәббәт дигән могҗизага ышанды, ә Әнәс мәхәббәтне әкияткә, хатынын колга әйләндерде.

Баксаң, Галия Әнәснең дүртенче хатыны икән. Өч тапкыр язылышып, өч тапкыр аерылышкач, ул ЗАГС юлыннан тәмам туйган. Ә Галия аңа йорт төзегәндә хезмәтче ролен башкарырга гына кирәк булган икән. Авылдашлары хәйләкәр, үзен генә яратучы Әнәснең Галиягә өйләнүен шулай фаразлаганнар иде инде. Хатынга: "Син аңа фәкать хезмәтче буларак кына кирәк. Монда сәламәтлегеңне бетереп юкка интекмә дә ", - диделәр. Галиянең генә моңа ышанасы килмәде.

Быел кыш Галиянең сабыр савыты тулып, ташыды. Әнәскә әйтәсе килгән сүзләрен бер дәфтәр тутырып язды да өстәлгә куйды. Биш ел буе интегеп төзегән йортны ташлап китүе авыр булса да, нигәдер күңеле бушап, җанына ниндидер рәхәтлек иңде аның.

Ниһаять, үзен яратучы газизләре - балалары янына кайта бит ул. Шәһәрдәге ике бүлмәле фатирында аны балалары күптән көтә. Әниләренең бөтенләйгә кайту шатлыгыннан барысы да рәхәтләнеп еладылар... Тиздән кызы Галиягә оныгы туачагын хәбәр итте. Шулай итеп хатын коллыктан аерылып, кызлары белән бәхетле гомер итә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X