Ирек Миннәхмәтов "Татспиртпром"га китте
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятенә яңа җитәкче - Ирек Миннәхмәтовны тәкъдим итте. Ирек Миннәхмәтов моңа кадәр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын җитәкләде. Белешмә өчен: Ирек Миннәхмәтов Казанда туган. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2008 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 2000-2010 елларда "Чыңгызхан" ширкәтен җитәкләде. 2008-2010...
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятенә яңа җитәкче - Ирек Миннәхмәтовны тәкъдим итте. Ирек Миннәхмәтов моңа кадәр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын җитәкләде. Белешмә өчен: Ирек Миннәхмәтов Казанда туган. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2008 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 2000-2010 елларда "Чыңгызхан" ширкәтен җитәкләде. 2008-2010 елларда - Казан шәһәр Думасы депутаты. 2010-2012 елларда - "Татспиртпром" оешмасының генераль директоры урынбасары. 2012 елның августында "Татмедиа"ның генераль директоры вазифасына билгеләнде. 2012 елның октябрь аеннан - Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев