Ирек Хафизов: «Бер гаиләдә ике артист җиткән»
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов белән әңгәмә кордык.
Киләсе атнада Чаллыга К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольгә килә. Шул уңайдан театрның әйдәп баручы актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов белән әңгәмә кордык.
Ирек Хафизов – төрле характердагы рольләрдә тамашачылар мәхәббәтен яулаган артист. Тамашачылар аның Рафаэлен («Туй алдыннан»), Мәрвәнын («Өти балак Гөлүзә»), Низамын («Ак тәүбә, кара тәүбә»), Эрастын («Галиҗәнап де Пурсоньяк»), офицерын («Кураж ана һәм аның балалары»), Айтуганын («Сандугачлар килгән безгә»), Мәрдәнен («Танышу-кавышу театры»), Алмазын («Мәхәббәт чишмәсе») һәм башка рольләрен яратты.
Ирек Хафизовның хатыны Гөлчәчәк тә төрле жанрларда оста уйнап, кабатланмас образлар тудырган талантлы актрисаларның берсе. Аның исеме «Асылкош» спекталендәге – Ана, Су анасы, «Утка очкан күбәләктәй»дәге – Сәкинә, «Полиционер»да – Мәрьям, «Өч аршын җир»дә Шәмсегаян һәм башка рольләре белән татар театр сәнгате тарихына язылыр.
– Ирек, Чаллыга нинди спектакльләр, нинди кәеф белән киләсез?
– Без Чаллы тамашачысы белән очрашуларны ел саен түземсезлек белән көтәбез. Бу юлы Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган «Таһир-Зөһрә» риваятен һәм «Гомер буе сине көтәм» спектаклен алып киләбез. Аны 9 октябрьдә 18 сәгать 30 минутта «Энергетик» мәдәният сараенда карап булачак. Шул көнне 14 сәгатьтә балалар өчен «Таһир-Зөһрә» спектаклен күрсәтәбез. Әсәр мәктәп программасына кертелгәнгә, аны яшь тамашачыларыбыз бик яратып карый. Ул театрда һәрваыт тулы залларда үтә. Республиканың район һәм шәһәрләреннән дә килеп карыйлар.
– Сез кайсы спектакльдә уйныйсыз?
– Без хатыным Гөлчәчәк белән «Таһир-Зөһрә» риваятендә хан белән ханча ролендә уйныйбыз.
– Ә гаиләгездә кем хан?
– Мин гаилә мәсьәләре турында сөйләмим.
– Белүемчә, сезнең улыгыз да үзен актер буларак сынап карады. Ул сезнең юлдан киттеме?
– Ислам мәктәптә укыганда Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» киносында төште. Зөләйханың улын уйнады. Әмма ул театр юлыннан китмәде. Без: «Бер гаиләдә ике артист җиткән», – дидек. Ислам финансист булды.
– Тинчурин театрында яңа спектакльләр чыгамы?
– Аллаһка шөкер, актив иҗат итәбез. Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Туган-тумачалар» спектаклен чыгардык. Ул зур уңыш белән бара. «Таһир-Зөһрә» риваяте соңгы эшләребезнең берсе. Аны да тамашачыларыбыз яратты.
– Баш режиссер Туфан Имаметдинов яңа сезонда нинди спектакль куя?
– Туфан Имаметдинов «Хыялга бер адым» спектаклен сәхнәләштерә. Ул артистлар тормышына багышланган кызыклы спектакль булыр дип өметләнәбез. Аның премьерасы декабрьдә була.
– Сез Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк егете. Гөлчәчәк Мөслим районы кызы. Кайда таныштыгыз?
– Икебез дә театрга гашыйклар. Гөлчәчәк белән бер курста укыдык. Студент елларыннан бирле бергә, Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, матур гына гомер итәбез. Ранис, Ислам, Сәйдәш исемле өч ул үстердек.
– Остазларыгыз кемнәр иде?
– Сәхнә теле укытучыбыз Флера Хәмитовага группабыз белән рәхмәтле. Һәр эшебездә, рольләребездә аның күңел җылысы бар. Тәслимә апа Хәләф безне театрга кергәндә үк тәртипкә өйрәтте: «Ишектән кердегезме, бөтен кеше белән исәнләшегез! Вахтермы ул, кер юуучымы, исемен әйтеп сәлам бирегез!» – дия иде. Урыннары җәннәттә булсын.
/ Фото Тинчурин театрыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев