Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиргә зур астероид килә

Русиянең Планетар саклау үзәге директоры А. Зайцев Җир шары теләсә-кайсы вакытта астероид белән бәрелешергә мөмкин дип саный. Галим әйтүенчә, ниндидер могҗиза белән быел андый хәлләрдән котылып калганбыз икән. Баксаң, 27 март көнне Чиләбе метеоритыннан егерме мәртәбә зуррак һәм мең мәртәбә көчлерәк астероид Җиргә бәрелә язган.

Бәхеткә, ул хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп өлгергән һәм Җир шарыннан 4,5 миллион чакрым ераклыкта үткән. Галимнәр исәпләп чыгарган: ул шул юнәлештә хәрәкәт итүен дәвам иткән булса, Европага төшеп, берьюлы берничә шәһәрне юк итәсе булган.

14 майда да Җиргә якын гына 1,3 чакрым диаметрлы гаять зур астероид очып узган. АКШның НАСА агентлыгы мәгълүматлары буенча, ТС4 дигән икенче бер гигант астероид 2017 елның 12 октябрендә планетабызга нык якынаячак икән.

http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев