Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ирләр, кая ашыгасыз сез?

Ни аяныч, һәр һәлакәт ирләр тарафыннан ясалып, һәрберсендә алар каны аккан, өч-дүрт кеше үлгәннәре бар.

Адәм балалары  чебен урынына кырыла. Алдагы еллардагы статистикаларда әле үлгәннәр арасында ир җенестәгеләр күбрәк дип язалар иде. Бу сан хәзер икенче төрле.

Дөрес, илебез территориясендә барган бәрелешләр аркасында бу тагын нәкъ шулай күрсәтеләчәк. Ләкин чынлыкта соңгы елларда үлем үз канатын хатын-кызларыбыз өстенә киңрәк җәя бара. Үз-үзләренә кул салучыларның 87 проценты ир затларына туры килә. Ләкин бу үлем түгел, бу – җебегәнлек, үз проблемаларыңны чишәргә теләмичә, бүтәннәр җилкәсенә салып, алардан качу, кемнәрдәндер шул рәвешле үч алу. 

Инде аварияләрдә үлгәннәр санын карыйк. Сезнең бәлки үзегезнең дә игътибар иткәнегез бардыр, ике яки берничә техника бәрелешү нәтиҗәсендә пассажирлар арасында үлем күп икән, һичшиксез әйтеп була – руль артында ир кеше утырган. Әгәр руль артында хатын-кыз утырса һәм машинасында берничә пассажир булса, ул алар өчен ир-атка караганда күбрәк җаваплылык тоя, чөнки ул табигать тарафыннан яралган ана. Кешеләрдә иң көчле инстинкт та, кайгыртучанлык, җаваплылык, яклау-саклау сыйфатлары аңа ана карынында ук салына. Күбесенчә ул үзе генә булганда яки янәшәсендә ир кеше булып, аны үзеннән көчлерәк дип хис иткәндә генә саклану-саклау дигән төшенчәне икенче урынга куеп, һәлакәт китереп чыгара. Ә ирләрдә, нинди булуларына карамастан, үз-үзләренә ышаныч шулкадәр көчле – төкереп бирә алар янәшәдәгеләрнең иминлегенә. Аларга табигать тарафыннан ярпачлык, кыланчыклык-мактанчыклык өеп бирелгән. Кайда булсалар да, әллә нинди катлаулы хәлдә дә бу сыйфат өстенлек ала, алар белән идарә итә. 

«Ирләр сөйри дөньяны» дигән төшенчә күптән югалды бит инде ул, шуңа нигәдер һаман ышана алмыйбыз.  Әшрәфҗан абый әйткәндәй, «факт на лицо» бит инде монда. Дөрес, бик игътибар белән карасаң, янәшәңдә бар андыйлар да, ягъни дөнья сөйрәүче ирләр, алар бик аз. Артык арып китмәсме соң хатыннар? Киләчәк буын хатын-кызлар бу галәмәтне күреп бөтенләй башка юл сайлый башлады бит инде. Табигый юлдан барган хатын-кыз җенесе куркыныч сукмакка үзе теләп кереп бара. Бу исә тора-бара ир-ат дип аталган җенеснең бөтенләй бетүенә китермәсме икән? Ачуым да килмәгәе, тупаслыгым өчен гафу итегез, сыер көтүенә үгезнең кирәге калмады бит, 200 сыерга бер шприц җитә.  
Сүземне үлемнән башлаган идем. Мамадышка илтүче 40 чакрым асфальт юлдан барганда ике яклап юл һәлакәтендә үлгәннәргә бик күп таш, чардуган, билге куелган. Ни аяныч, һәр һәлакәт ирләр тарафыннан ясалып, һәрберсендә алар каны аккан, өч-дүрт кеше үлгәннәре бар. 
Кая ашыгасыз сез, ирләр, кая ашкынасыз? Як-ягыгызга карагыз. Сезне өйдә әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз көтә. Нинди булсагыз да сез бит аларга бик кирәк. Олыяз – Кукмара юл чите дә нәкъ шундый кечкенә чардуганнар белән ике яклап чуарланган. Өзлексез стресс, нерва белән яшәп, рак, инсульт, йөрәк чире алып хатыннарыгыз, әниләрегез вакытыннан алда үлә. Безнең әбиләребез ул чирләрне белмәгәннәр дә бит. Бөтен нәрсәне заманга сылтамыйк инде. 

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.

Фото: пиксабей
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте ирләр