Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ирләрнең ни өчен күбрәк үлүләренең сәбәбе ачыкланган

Ир-атлар арасында үлүчеләр саны буенча Россия Европада беренче урынга чыкккан, дип яза РИА Новости. Бөтендөнья банкы уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, Россиядә 43 процент ир-ат 65 яшькә кадәр гүр иясе була. Ә менә иң озак яшәүче ирләр Исландия, Швейцария, Швеция, Италиядә икән. Россиядә ирләрнең күпләп үлүен белгечләр 1990нчы катлаулы еллар белән бәйләп...

Ир-атлар арасында үлүчеләр саны буенча Россия Европада беренче урынга чыкккан, дип яза РИА Новости. Бөтендөнья банкы уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, Россиядә 43 процент ир-ат 65 яшькә кадәр гүр иясе була. Ә менә иң озак яшәүче ирләр Исландия, Швейцария, Швеция, Италиядә икән. Россиядә ирләрнең күпләп үлүен белгечләр 1990нчы катлаулы еллар белән бәйләп аңлата. Яшәү шартларының начарлануы, үз-үзеңә ышаныч булмау ир-атларга аеруча нык тәэсир итә икән. Ир-атлар сәламәтлеге өчен үзләренең җитештә яшәүләрен тою да кирәк. Профессор Михаил Колонтай фикеренчә, Россиядә күпчелек халык дөрес тукланмый. Ир- атларның күпләп бакыйлыкка күчүендә дә төп сәбәпләрнең берсе - сыйфатсыз ризык, спиртлы эчемлекләр куллану. "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев