Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җирне бакча йортыннан башка сатып буламы?

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау:
– Ике ел элек сату-алу килешүе буенча дачамны саттым, анда йорт кына күрсәтелгән иде. Бу минем әлеге участоктан файдаланырга хокукым бар дигән сүзме? Яки мин җирне бакча йортыннан башка сата аламмы?

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов:  
– РФ Җир кодексының 1 маддәсе 5 пункты нигезендә, җир участогы белән анда урнашкан йортның берлек принцибы билгеләнгән. Шул рәвешле, кеше бакча йорты урнашкан участокны сатса, сатып алучыга йорт урнашкан җир участогына да милек хокукы күчә. Бу кагыйдәдән искәрмәләр бар, тик Сезнең очракта Сез тагын бер кат җирне генә аерым сата алмыйсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев