Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә Чаллыда “Яшьләр көне” үтә

Буяулар фестивале, "Татарстан, бие!" флешмобы, лазерлы шоу һәм Мәскәү кунаклары - "БАНД'ЭРОС" музыкаль төркеме белән "Энерджи" радиостанциясенең афроамериканлы диджее Саймон - быелгы "Яшьләр көне" нең төп бизәге. Бәйрәм 25 июнь көнне шәһәребезнең ике урынында - Фикрать Табеев исемен йөрткән яр буенда һәм Мәйданда үткәреләчәк. Тантаналы чараны шәһәребезнең төп проспектлары буйлап...

Буяулар фестивале, "Татарстан, бие!" флешмобы, лазерлы шоу һәм Мәскәү кунаклары - "БАНД'ЭРОС" музыкаль төркеме белән "Энерджи" радиостанциясенең афроамериканлы диджее Саймон - быелгы "Яшьләр көне" нең төп бизәге. Бәйрәм 25 июнь көнне шәһәребезнең ике урынында - Фикрать Табеев исемен йөрткән яр буенда һәм Мәйданда үткәреләчәк.

Тантаналы чараны шәһәребезнең төп проспектлары буйлап узачак автомотохәрәкәт ачып җибәрә. Яр буендагы күңел ачу мәйданчыклары исә 16:00 сәгатьтә, Мәйдандагы концерт программасы 17:00 дә башлана.

Яшьләр арасында популярлашып киткән буяулар фестивале күркәм традициягә әйләнеп бара. Ул да шулай ук кичке дүрткә билгеләнгән. Анда катнашырга теләүчеләр өчен урында буяулар сатыла. Гомумән, бу көнне "Яр буе" мәйданында 100 гә якын күңел ачу һәм сәүдә итү нокталары эшләр дип көтелә.

Чаралар программасында өстәл, актив һәм спортның экстремаль төрләре буенча ярышлар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе, мастер-класслар һәм бәйгеләр оештыру каралган. Моннан тыш, Чулман елгасы акваториясендә елдагыча коткаручылар катнашында су тамашасы үткәрелә. Аңа старт 17:00 сәгатьтә биреләчәк.

Шулай ук Мәйданда шәһәребезнең иҗат коллективлары - республика, Бөтенроссия бәйгеләре һәм фестивальләре лауреатлары, дипломантлары, "Студентлар язы" шәһәр һәм республика фестивале җиңүчеләре - зур концерт программасы тәкъдим итәчәк. Рок музыкасы сөючеләрне Чулман яр буендагы "Минем дөнья" фестивале ("Мой М.И.Р.") мәйданчыгында кичке дүрттә көтеп калалар.

Тизлек белән мавыгучыларны мотоцикллар, ретро һәм вездеход машиналар, "КАМАЗ-Мастер" автомобильләре күргәзмәсе белән сөендерәчәкләр. "Автодрифт", "Аэрография" һәм "Авто тавыш" мәйданчыклары да эшлиячәк.

Быел "Яшьләр көне" концерт программасына чыгарылыш мәктәп укучыларына багышланган аерым бер блок та кертелгән. Бәйрәмдә уку йортларын тәмамлаган егет-кызлар күмәк вальста әйләнерләр дип тә көтелә. Моннан тыш Мәйданда, кичке җидедә, яшьләр катнашында "Татарстан, бие!" дип исемләнгән зур флешмоб та уздырылачак.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев "Яшьләр көне"ндә олимпиадалар җиңүчеләрен, бала һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмаларының активисталарын бүләкләп, мэр стипендияләрен һәм премияләрен, рәхмәт хатларын һәм дипломнар тапшырачак. "МУЗ - ТВ" премиясе лауреатлары "БАНД'ЭРОС" музыкаль төркеменең чыгышы шәһәр администрациясенең яшьләргә әзерләнгән махсус бүләге булып тора. Шәһәребезнең "Энерджи" радиостанциясе әзерләгән дискотекасында чаллыларны Мәскәү кунагы - афроамериканлы диджей Саймон биетәчәк. Бәйрәм кичке унда лазерлы шоу һәм салют белән төгәлләнәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйтүенчә, "Яшьләр көне"ндә куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча да чалар каралган. Бәйрәмдә тәртипне хокук саклау органнары хезмәткәрләре, студентлар куркынычсызлык хезмәте, ирекле халык дружинасы, ә суда - кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе тәэмин итәчәк.

Бәйрәм көнендә, кичке дүрттә, Раскольникова урамындагы хәрәкәт, Хәсән Туфан проспектыннан алып Халыклар дуслыгына кадәр аралыкта ябылырга мөмкин. Шуңа да маршрутны алдан билгеләү сорала.

Күңелегездә яшьлек утын саклап, тормышның тәмен табып яшәгез. Җәйнең матур җылы кичләрен исә "Яшьләр көнендә", күңел ачып үткәрергә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X