Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә риэлторларны котлыйбыз!

Бу дата рәсми рәвештә расланмаса да, декабрьнең өченче шимбәсендә илебездә риэлторлар һөнәри бәйрәмен билгели. "Риэлтор" төшенчәсе СССР заманында булмаса да, эре шәһәр­ләрдә күчемсез милекне алыштыру хезмәте белән шөгыль­ләнүче маклерлар бар, әмма алар үз эшен качып-посып дигәндәй башкара иде.

Беренче риэлтор фирмалары Русиядә XX гасырның 90нчы елларында барлыкка килә һәм, тиз арада үсеп, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле күбәеп, зур бер тармакка әверелә. 1996 елда Мәскәү шәһәрендәге риэлтор­ларның һөнәри гильдиясе үз бәйрәмнәрен булдыру тәкъдиме белән чыга. Бу вакытта инде илебез икътисадының әлеге тармагында берничә йөз мең кеше хезмәт сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев