Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ишегалдыбыз хәзер танымаслык!»

Чаллының 31нче комплексында «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» программасы дүртенче ел тулы куәтенә эшли. Моңа охшаш проект Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Эшләр республиканың эре шәһәрләрендә генә түгел, район үзәкләрендә, авылларда да актив алып барыла. Быел Чаллыда 84 ишегалды программага эләкте. Исемлектә 31нче комплекс та бар. Биредә барлыгы 13 ишегалды тәртипкә китерелә. 

31/06 йорты ишегалды дүрт ай элек җимерек хәлдә иде. Адым саен чокыр-чакырлар, иске эскәмияләр, чүп савытлары... Хәзер биредә барысы да өр-яңа. «Озак вакытлар йортын күрмәгән кеше килеп керсә танымаячак», – ди йортта яшәүчеләр. Хактан да, шулай. Иркен машина кую урыннары, уңайлы җәяүле юллары, заманча балалар мәйданчыгы – бөтенесе дә бар. Теләсәң спорт белән дә шөгыльләнә аласың.

«Сөенеп туя алмыйбыз. Мондагы матурлык, чисталык әйтеп бетергесез. Балалар өчен яңа уен җиһазлары урнаштырдылар. Рәхәтләнеп эскәмияләргә утырып ял итәбез. Тукталышка кадәр җәяүле юллары ясадылар. Академик Королев урамы буйлап Халыклар дуслыгы, Шамил Усманов урамнарына кадәр дә юллар салдылар», – ди «31нче комплекс» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Зоя Пиванова. 

«Безнең ишегалды» программасының шул ягы уңай – ул халык теләкләрен игътибарга алып башкарыла. Шәһәрдәшләр белән җыелышлар узган елның көзендә үк башланды. Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, идарә итү компаниясе җитәкчелеге, төзүчеләр быел да очрашу уздырдылар. Әзер проектны уртага салып сөйләштеләр. 

«Йортта яшәүчеләр машина кую урыннарын зурайтуны сорап чыкты. Хәзер бер гаиләдә 2-3 машина. Ишегаллары тар – сыймыйлар. Без булдыра алганча проблеманы хәл итәргә тырыштык. Күп кенә йорт ишегаллары күзгә күренеп зурайды», – ди «ЖилЭнергоСервис» идарә итү компаниясе директоры Ринат Хаджаев.

Подрядчы оешмалар эшкә апрель башында тотынды. Өч ай эчендә күпме эш башкарылган?! 31/02, 31/03, 31/05, 31/06, 31/08 йорт ишегаллары тулысынча әзер. Көнне-төнне белмичә эшләделәр, ди йортта яшәүчеләр. 

«Хәтта ял көннәрендә чыккан чаклары булды. Подрядчы оешмаларны эзләп йөрмәдем. Кайчан шалтыратасың, килеп җитәләр иде. Нинди сорау бар – бергә чыгып карадык, тикшердек. Барысын да контрольдә тоттык. Җитешсезлекләрне дә вакытында төзәтеп бардылар», – ди Ринат Хаджаев.
Иң мөһиме – йортта яшәүчеләр канәгать. Кемнән сорама – рәхмәтләрен укый. «Ремонтны 1984 елдан бирле көттек. Юлдагы чокырларны ямап кына китәләр иде – шуның белән бетте. Хәзер бит үзегез күрәсез, монда бөтен нәрсә яңа. Шулхәтле ошый безгә. Тагын бер теләгем бар – эскәмияләр күбрәк булсын иде», – ди Гөлсирә Хөснуллина. «Хәзер бу матурлыкны ничек булса да сакларга инде. Йортта яшәүчеләр игътибарлырак булсыннар иде. Аеруча эт караучылар. Балалар мәйданчыгы, чәчәкләр түтәле дип тормыйлар, этләрен кертеп җибәрәләр. Алар аркасында чыршыларыбыз корый башлады. Бу бит мәгънәсезлек», – ди Фәйрүзә Сабирова. 

Хәзерге вакытта калган йортларда да эшләр тәмамлануга таба. Йортта яшәүчеләр инде яшелләндерү, агач утырту турында уйлый. Һәр подъезд янында чәчәкләр утыртып чыкканнар. «Чыршы һәм юкә агачы утыртырга планлаштырабыз. Төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, бергәләп җыелышып ишегалдыбызны матурлаячакбыз», – ди Зоя Пиванова.  

Шәһәребез зур. Әле ремонт көтүче күпме йорт бар! Хәзерге вакытта киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына керәчәк йортлар исемлеге төзелә. Иң мөһиме. программа дәвамлы булсын, Чаллыбыз матурлансын, халыкка яшәве рәхәт булсын дигән теләктә шәһәрдәшләр. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды