Исеме матур кемнәр биргән...
Чаллыда микрорайоннарны комплекслар дип атауны бетерергә мөмкиннәр. Чөнки илебездә бер генә шәһәрдә дә адресларны комплекслар белән билгеләмиләр, бары тик бездә генә. Бу турыда, урам һәм тукталыш исемнәре хакында кызу бәхәс топонимик комиссиянең чираттагы утырышында булды.
Татарча әйтсәк, бистәләрне комплекслар белән атау шәһәр төзелә башлаган елларга барып тоташа. Яңа Чаллы гигант төзелеш башлану белән көнләп түгел сәгатьләп үсә, төп көч әлбәттә КАМАЗ заводларына юнәлтелгән була. ГЭС поселогында беренче торак йортлар барлыкка килү белән кече бистәләрне комплекслар дип йөртә башлыйлар, чөнки болай уңайлы була. Урам исемнәре соңрак кушыла. Вагоннардан торган төрле поселокларда яшәүче төзүчеләр таш йортларга күчүгә сөенеп бетә алмыйлар, туганнарына хат юллаганда адресларында комплекс номерын күрсәтеп язалар. Шулай итеп Чаллыда бер-бер артлы торак йортлардан торган комплекслар ишәя генә бара. Яңа шәһәрнең беренче өйләре салынуга ук комплекс белән атый башлыйлар, әйтик беренче төзелгән 4 нче бистә дә әнә шундыйлардан була.
Комплекслар белән атау тиздән бетәргә мөмкин, топонимик комиссия әгъзалары моны юридик һәм рәсми документлар белән эш иткәндә буталчыклык килеп тууы белән аңлаталар. Аннан соң бу Россия законнарына да туры килми икән бит. Урам исемнәре дә бар бездә, әмма урамда берәр йортны бу исем һәм номер белән эзләсәң табуы бик кыен, кешеләр дә белмиләр. Ярый, комплекслар документларда бетерелсен ди, ләкин аны халык хәтереннән җуеп булмас мөгаен. Без тарихи рәвештә комплекслар дип өйрәнгәнбез, алда күпме буталчыклыклар, ялгышулар булачак әле. Хәзер дә Яңа шәһәрдәге 17 бистәне Зяб тагы 17 комплекс белән еш бутыйбыз. Читтән килүчеләр турында әйтәсе дә юк.
Топонимик комиссия урамнарга исемнәр куюга зур игътибар бирә. Әйтик, Чулман яр буена Фикрәт Табиев исеме бирү турында сүз күптән бара. Моңа кемнәрдер каршы, кайсыберәүләр ике куллап риза, бигрәк тә өлкән буын һәм коммунистлар. Миңа калса яшьләр күп йөри торган, ял итү зонасына романтик рухлы исем бирсәләр яхшырак булыр иде. Табиев әле ул милли герой да түгел, ә бары төзелеш елларында җитәкче булган шәхес. Аның исемен кушардай шәһәр урамнары шактый бездә. Ак калабызда тагы берничә яңа исемле урамнар булачак. Комиссия 63 нче бистәдә Виктор Герасименко, 45/01 һәм 45/08 йортлары арасын Ринат Гыйләҗев исемнәре белән атарга кирәк дип тәкъдим итә. Чулман проспектындагы һәм Раскольников урамындагы автобус тукталышларын да башкача атарга кирәк диләр алар. Менә ул атамалар:" Мәйдан", "Фикрәт Табиев яр буе", ""38 нче бистә","Чаллы яр", "Раскольников урамы", "Яр буе 36", "Марат Йосыпов урамы", "Сергей Максютов урамы","Илдар Маннанов урамы". Күргәнебезчә сәерерәк яңгырый торганнары да бар. Бу исем-атамалар кушылырмы юкмы барысын да Шәһәр Советы депутатлары хәл итәчәк. Ирексездән топонимик комиссия әгъзалары үзләренең Татарстанда яшәүләрен онытып җибәрмиләр микән дигән уй туа. Милли республикаларга барсаң аларда һәрвакыт үз җирлекләрендә туып-үскән күренекле, атаклы шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерергә тырышалар. Күрше Башкортостанны гына яки Чечен республикасын алыйк, кайсы гына шәһәрләренә барма үз шәхесләре, милли геройлары исемнәрен кушалар. Бездә исә Аркылы, Лесная, Ашлы, Крахмальная, Травяная һ.б. кебек исемнәр кушылган урамнар шактый. Татарстан булгач татарча атамаларга өстенлек бирү кирәк шәйдер, дип әйтәсе килә. Шәһәребезнең абруйлы, аның даны урам исемнәреннән дә тора, читтән кунакка килгән кешеләр һәр атама белән кызыксынып, сокланып бу урамның исеме матур, кемнәр биргән икән дип сорарлык булсын. Хөрмәтле укучыларыбыз күтәрелгән әлеге мәсьәлә буенча сез ни уйлыйсыз? Сездән хатлар көтәбез.
фото www.porjati.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев