Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исерек хатын бер иргә ут төрткән

36 яшьлек хатын юк кына сәбәп аркасында бер иргә ут төрткән.

25 октябрьдә Агыйдел шәһәрендә коточкыч хәл булган.

36 яшьлек хатын юк кына сәбәп аркасында бер иргә ут төрткән.

Билгеле булуынча, 25 октябрь кичендә бер төркем кешеләр йорт подъездында аракы эчә. Бер мизгелдә 36 яшьлек исерек хатын һәм йортта яшәүче 48 яшьлек ир арасында конфликт чыга. Ир хатыннарның берсен тәмәке белән сыйлаудан баш тарта. Шул чакта низаг чыгарган ханым иргә бензин сибеп ут төртә...

Ирнең туганнары утны сүндерергә өлгергән, тик зыян күрүчегә барыбер табиблар ярдәме кирәк булган. Аны 50 проценттан артык тән пешүләре белән авыр хәлдә дәваханәгә салганнар. Теге хатын тоткарланган.

Чыганак Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев