Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исерек килеш руль артына утырсаң...

Россиядә исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы. Әмма тиздән бу өлкәдә яңалыклар булыр кебек. 1 июльдән андый йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту турындагы закон гамәлгә керә. Татарстанда 2014 елда гына да исерек машина хуҗалары катнашында 455 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Нәтиҗәдә,...

Россиядә исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы. Әмма тиздән бу өлкәдә яңалыклар булыр кебек. 1 июльдән андый йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту турындагы закон гамәлгә керә.

Татарстанда 2014 елда гына да исерек машина хуҗалары катнашында 455 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 73 кеше үлгән, ә 686 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2015 елның беренче ике аенда гына да республикада исерек машина йөртүчеләр китереп чыгарган 27 юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше үлгән.

Бүгеннән яңа канун гамәлгә керә. Яңа кагыйдәләр нигезендә, әгәр ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарлый икән, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан азат ителгән булса; исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарланса (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта); алкоголь кулланган хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен җаваплылыкка тартылган булса; исерткеч эчемлек кулланган хәлдәме-юкмы икәнлекне ачыклый торган тикшерүдән баш тарткан кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.

Җаваплылыкның төрләре түбәндәгеләр: - машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә (!) штраф салына;- штраф җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә билгеләнә;

- 480 сәгатьлек мәҗбүри хезмәт;- 2 ел дәвам итәчәк мәҗбүри эш;
- яисә инде машина хуҗасы 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.Әле алай гына да түгел, җәзаларга тагын бер мөһим пункт өстәлә: җинаять җаваплылыгына тартылган зат өч ел дәвамында машина йөртә алмый.

Әлеге үзгәрешләр, чыннан да, шактый җитди һәм «алкогольне кабып кына караган» кеше өчен дә зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә ЮХИДИ идарәсе халыкны сак булырга, исерек килеш руль артына утырмаска чакыра. Юкса, килеп туачак күпсанлы проблемалардан качып котылам димә.Закондагы үзгәрешләр моның белән генә бетми әле. Әгәр исерткеч эчемлек кулланган хәлдә рульгә утырган машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше үлсә, ул 2-7 елга рәшәткә артына озатыла. Җитмәсә, аңа өч ел дәвамында кайсыбер мөһим вазифаларда эшләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыелачак. Әгәр авариядә исерек йөртүче гаебе белән ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, төрмәдә "утыру" вакыты 4 елдан алып 9 елга кадәр җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев