Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ишек алларына – 6 миллиард

58нче мәктәптә халык белән очрашуда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев шул хәбәрне җиткерде.

Өч ел эчендә шәәһребезнең 638 ишек алдын төзекләндерүгә 6 милиард сумга якын акча тотылачак. Быел 230 ишек алдын тәртипкә китерәчәкләр. Эшләр җиде төрле булачак: юлларны һәм җәяүлеләр сукмагын төзекләндерү, яктырту, чүп савытлары һәм утыргычлар кую, мәйданнар, балалар өчен куркынычсыз җиһазлар, яшелләндерү. 
“Бу җиңел эш булмаячак. Бордюр белән асфальт җәяү яхшы. Монда машина кую урыннары, балалар мәйданчыклары ясарга туры киләчәк. Без халык мәнфәгатьләрен истә тотып, кешеләр белән аңлашып эшләргә тиешбез. Идарә итү компанияләре белән программага кертелгән һәр ишек алдын карап чыгып, кешеләрнең тәкъдимнәрен җыярга кирәк. Әлбәттә бар кешегә дә ярап булмый, әмма күпчелекнең фикере исәпкә алынырга тиеш. Ишек аллары 40-50 ел ничек төзелгән, шулай тора. Татарстанның, өч елда республика ишекалларын тәртипкә китерү турындагы сәяси гамәленә шатланырга кирәк. Мондый программа Россиянең бер субъектында да юк. Кемнән үрнәк алып эшләргә? Без ишек алларын халык өчен матур һәм уңайлы итү буенча шул сорауга җавап табарга тырышабыз. Президент биргән акчага күңел җылысын да салып, ишек алларын тәртипкә китереп, үзең турында матур хәтирәләр калдырырга кирәк”,- диде хаким.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X