Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Искә алырлык эшләре бар

Безнең Чаллы шәһәре язучылары соңгы елларда бик актив эшлиләр. Яңадан-яңа китаплар басылып чыга, хөрмәтле исемнәр алалар. Хәтта Тукай бүләгенә дә лаек булдылар. Тик бу бүләккә ия булган тарихи әсәрләр язучы Вахит Имамов башкалабызга китеп барды. Сүз дә юк, бу бүләкне тагын да бирердәй кешеләребез бар әле. Шунысы кызганыч, вафат булганнарга...

Безнең Чаллы шәһәре язучылары соңгы елларда бик актив эшлиләр. Яңадан-яңа китаплар басылып чыга, хөрмәтле исемнәр алалар.

Хәтта Тукай бүләгенә дә лаек булдылар. Тик бу бүләккә ия булган тарихи әсәрләр язучы Вахит Имамов башкалабызга китеп барды. Сүз дә юк, бу бүләкне тагын да бирердәй кешеләребез бар әле. Шунысы кызганыч, вафат булганнарга бирмиләр аны. Ләкин Чаллыда иҗат дәрте сүнми. Күңел түрләрен актарырдай әсәрләр туа тора. Шигырьләр дә, хикәя-повестьлар да, романнар да... Үзебезнең бакыйлыкка киткән әдипләребезне дә онытмыйбыз. Шушы көннәрдә генә Үзәк китапханәдә Чаллы педагогика көллияте студентлары һәм иҗат әһелләре катнашында танылган язучыбыз Эдуард Касыймовны искә алу кичәсе узды. "Әгәр исән булса, без зурлап аның 85 яшен билгеләп үтәр идек. Бүгенге кичәбез, монда әйтелгән җылы сүзләребез аңа дога булып барып ирешсен иде!" - дип башлап җибәрде сүзен "Ләйсән" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина. Роза Галимулла кызы әдип турында кайбер биографик мәгълүматлар биргәннән соң, Эдуард Касыймов хакында Чаллы язучылары оешмасы рәисе Факил Сафин сөйләде. Ул әдипнең төрле елларда язылган әсәрләренә кыскача анализ бирде, студентларга алар белән танышу кирәклеген аңлатты, аның гыйльми эшчәнлегенә игътибарыбызны юнәлтте. Фикер алышуларда балалар язучысы Рәшит Бәшәр, Галиәхмәт Шаһи, Эдуард Касыймовны якыннан белгән Мансур Сафиннар катнашты. Мансур әфәнде аның өч китабын русчага тәрҗемә итеп бастырып чыгарган икән. Гомумән, ул Эдуард Касыймов турында кызыклы вакыйгалар да сөйләде. Кичәгә килгән әдәбият сөючеләр бик канәгать калдылар. "Сөмбел" ансамбле гармунчы-җырчысы Сәгыйть Шәйхетдинов әдип яраткан җырларны башкарды. Мәктәп дәреслекләренә әсәрләре кертелгән Чаллы язучысы турында онытырга безнең хакыбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев