Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иске Байлар авылында яңа су башнясы куелды

Тукай районының өч авыл җирлеге «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә бирелә торган грант» конкурсында катнашып, грант отты. Күзкәй авыл җирлегенә бирелгән 1 млн. 460 мең сум грант акчасы Иске Байлар авылына яңа су башнясы урнаштыруга тотылды.

Иске Байларда яшәүче авыл халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәлә иде. 2008 елда куелган башняга, тау астыннан чыккан өч чишмәнең суы тимер чанга җыелып, насос белән кудырылган һәм торбалар аша авыл йортларына таралган. Су анализын санэпидемстанциядә тикшерткәннән соң, аның сыйфаты начар булуы ачыкланган. Авыл халкы җыеннарда сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсен уңай хәл итүне сорап район башлыгы Фаил Камаевка хат белән мөрәҗәгать иткән. Гомере буе хуҗалыкта алдынгы тракторчы булып хезмәт куйган Рафил Авзалов, яшәеш чыганагы булган су хакында болай ди: «Нишләптер чишмәләребезнең суы каты, известь тәме дә килеп тора. Ике-өч тапкыр чәй кайнатуга самовар-чәйнекләргә юшкын утыра. Тиешле анализлар ясагач билгеле булды – суның сыйфаты да яхшы түгел икән. Хөкүмәт ярдәме белән, тиз арада, яхшы сулы булдык. Яңа башняны сафка бастырган арада да сусыз тормадык. Авыл халкын чиста сулы итү эшен башыннан ахырынача башкарган эшчеләргә рәхмәт. Юллар салу һәм төзекләндерү, су кертү – барысы да изге эш. Йомшак, тәмле суны кайнатып, карчыгың белән кара-каршы утырып, рәхәтләнеп чәй эчүләре ни тора! «Боржоми»ларга биргесез бит бу су! Исән-имин булып яшәргә язсын!» – ди. Гомер буе тракторчы булып басу-кырлар иңләгән ил агасы быелгыдай мул икмәкле елны яхшы сыйфатлы суга да тиенүләренә сөенечен белдерде, барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтте.
Миндияр Гайнетдинов авыл аксакалының фикерләренә кушылып болай ди: «Мин шушы авылда, ишле гаиләдә туып-үстем. 1964 елны беренче сыйныфка укырга кердем. Куыклы лампа астында дәрес әзерли идек. Ут та, су да кермәгән, өйләр утын ягып җылытылды ул чорларда. Хатын-кызлар тау менеп һәм тау төшеп чишмәдән су ташыйлар иде. Болар инде тарихта гына калды. Бүген авыл тормышы белән шәһәрнеке бер төрле дәрәҗәдә. Авылда яшәүнең өстенлеген күреп, туган җиремә кайтып өй салдым. Монда саф һава сулап, чиста су эчеп, рәхәтләнеп яшәргә ниятлим. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев авылыбызны чиста сулы итүдә тырышлык куйды. Грант оту – безнең авыл өчен күктән төшкән бәхет булды», – ди. 
Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев Иске Байларда яшәүчеләрнең сыйфатлы суга ирешү юлында кул кушырып утырмауларын, райондагы төрле дәрәҗәдәге хезмәтләрнең, хакимиятнең кулга кул тотынып, оешкан төстә эшләвен ассызыклады: «Республика күләмендә уздырылган конкурста катнашып грант откач, район хакимияте Иске Байлар авылына яңа су башнясы кую хакындагы тәкъдимемне хуплады. «Татарстан коммуналь челтәрләре» бригадасы оешкан төстә һәм тиз эшли. Су скважинасын бораулаучылар бер атна эчендә җирне 120 метр тирәнлеккә казып төштеләр. Элек башнялардан су агып чыгып, электр энергиясен һәм суны исраф итүгә китерә иде. Хәзер заманча технологияләр кулланып, су күләмен көйләп торучы «Лоцман» станциясе урнаштырылды. 9 сентябрьдә башланган эш төгәлләнү алдында», – ди. 
«Татарстан коммуналь челтәрләре» эшчеләре бу эшне башыннан ахырына кадәр башкара. Бүгенге көндә алар су башнясы утыртылган мәйданны челтәр койма белән әйләндерүне төгәлләп киләләр.

 

 

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/iske-baylar-avylynda-yaa-su-bashnyasy-kueldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X