Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Искечә Яңа ел белән!

Бүген Азат­лык мәй­да­нын­да, җи­ңү Пар­кын­да һәм Ту­кай яр бу­ен­да Яңа ел­ны ис­ке­чә бәй­рәм итү ча­ра­ла­ры уза­чак. Азат­лык мәй­да­нын­да те­ат­раль­ләш­те­рел­гән кү­ңел ачу прог­рам­ма­сы сә­гать 18:00 баш­ла­на. Ан­да шә­һә­ре­без­нең иҗат кол­лек­тив­ла­ры һәм со­лист­ла­ры кат­на­ша­чак. Мон­нан тыш бәй­рәм­дә "Шә­һәр­нең иң ях­шы яңа ел би­зә­ле­ше" бәй­ге­се­нең җи­ңү­че­лә­рен дә бү­ләк­ләү тан­та­на­сы уза­чак. Кыш ба­бай һәм...

Җи­ңү Пар­кы һәм Ту­кай яр бу­ен­да уен прог­рам­ма­сы, тю­бинг, ти­мер аяк һәм ве­ло­мо­биль­ләр­дә шуу оеш­ты­ры­ла­чак. Мон­нан тыш ан­да Чал­лы рә­сам­на­ры эш­лә­ре күр­гәз­мә­се һәм кон­церт прог­рам­ма­сы да бу­ла.

Җи­ңү Пар­кын­да бәй­рәм кич­ке сә­гать 17:00 алып 18:30 га ка­дәр, Ту­кай яр бу­ен­да - 17:00 алып 19:00 ка­дәр дә­вам итә.

Бәй­рәм үт­кән­нән соң, шә­һәр буй­лап яңа ел ил­лю­ми­на­ци­я­лә­рен сал­ды­рып, чыр­шы­лар­ны сү­тү баш­ла­на­чак.

Рос­си­я­дә Яңа ел­ны ис­ке­чә кар­шы­лау тра­ди­ци­я­се 1918 ел­да, яңа Гри­го­ри­ян ка­лен­да­рен керт­кән­нән соң баш­ла­нып кит­те. СССР тар­кал­ган­нан соң да, әле­ге бәй­рәм­не эле­ке­ге со­юз­даш рес­пуб­ли­ка­лар, шу­лай ук Әзер­бай­җан, Үз­бәк­стан, Бал­тия ил­лә­рен­дә һәм чит ил­ләр­дә дә кар­шы­лау сак­ла­нып кал­ды.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X