Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Искене – яңага

Узган атнада "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең лизинг компаниясе "УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ" программасы буенча ташламалы шартларда 130 техника алу өчен 80 гариза кабул итте. Машиналарын тапшырырга җыенган кешеләр үзләренең автопаркларын автогигантта җитештерелгән техника белән яңартырга телиләр. Бүгенге көндә алар "УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ" программасы нигезендә "КАМАZ-5490", "КАМАZ-65116" һәм НЕФАЗ автобуслары алачаклар. Иске автомобильне утильгә тапшырган кеше 350...

Узган атнада "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең лизинг компаниясе "УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ" программасы буенча ташламалы шартларда 130 техника алу өчен 80 гариза кабул итте.

Машиналарын тапшырырга җыенган кешеләр үзләренең автопаркларын автогигантта җитештерелгән техника белән яңартырга телиләр. Бүгенге көндә алар "УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ" программасы нигезендә "КАМАZ-5490", "КАМАZ-65116" һәм НЕФАЗ автобуслары алачаклар.

Иске автомобильне утильгә тапшырган кеше 350 мең сум күләмендә ташлама ала. Ә "трейд-ин" программасы кысаларында яңа техника алучыларга ташлама 300 мең сум тәшкил итә. "УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ" программасы буенча да машина хуҗасы КАМАЗ лизинг компаниясенең ташламасына ия була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев