Искәндәр Гыйләҗев “Татарстанда татарларның чиреге генә яши”
"Бер күрешү-үзе бер гомер",- ди татар халкы. Күптән күрмәгән танышың, бик сагынып көткән якын кешең белән күрешеп очрашу кеше тормышында иң матур мизгелләрнең берседер. Ә күренекле кешеләр, үз эшләренең осталары белән очрашу, танышу алардан күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә алу - арыган җанга икенче сулыш өрү белән тиң. Шәһәребезнең Гали Акыш исемендәге...
"Бер күрешү-үзе бер гомер",- ди татар халкы. Күптән күрмәгән танышың, бик сагынып көткән якын кешең белән күрешеп очрашу кеше тормышында иң матур мизгелләрнең берседер. Ә күренекле кешеләр, үз эшләренең осталары белән очрашу, танышу алардан күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә алу - арыган җанга икенче сулыш өрү белән тиң.
Шәһәребезнең Гали Акыш исемендәге лицеенда да шушы көннәрдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу булды. Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев - тарихчы-галим, фәннәр докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе. Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры һәм Казан университетында Татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы мөдире. Шулай ук, Искәндәр Гыйләҗев, татар халкының бөек, бик күпләрнең яраткан язучысы Аяз Гыйләҗевнең улы да.
"Искәндәр абыйны чакыру очраклы рәвеш түгел. Чөнки, нинди генә темага килсәк тә, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган татар теле темасы, төрле галимнәр, төрле фиркеләр әйтә. Аларның кайсысыдыр нигеләнгән, кайсысыдыр нигезләнмәгән. Ә Искәндәр Аяз улы, ул Татарстан гына түгел, ә чит илләрдәге архивларда оригиналлар белән эшләгән галим.Шунысын да әйтергә кирәк, ул Татарстанда гына түгел, ә халыкара танылган шәхес, шуңа күрә, Чаллы өчен, безнең лицеебыз өчен бу мәртәбәле кичә,- дип очрашуны башлап җибәрде лицей директоры Шамиль Рәкыйпович.
"Мин сезгә читтә яшәгән татарлар турында сөйләргә дип килдем",- дип сүзен башлады Искәндәр Аязович. Чыннанда, татар эмигрантлары турында озын- озак сөйләп буладыр. Тарих китабы битләрендә язылганнар буенча гына бар булган мәгълүмәтне белеп бетерү мөмкин дә түгел. Искәндәр Аязовичның Казан дәүләт университетында "Татар диаспорасы, татар эмиграциясе" дип аталган курслары да бар. Профессор һәр лекция кысасында төрле илләрдә яшәүче татарлар, аларның бүгенгесе, киләчәге турыда сөйли. Шунысын да әйтергә кирәк, Искәндәр Аязович, тарих китапларыннан алынган мәгълүмәтләргә генә нигезләнеп калмыйча, ә шәхсән үзе тапкан, өйрәнгәннәрне студентларга тапшыра.
"Сез барыгыз да беләсез, безнең татар халкы бик сибелгән, бик чәчелгән халык. Татарстан республикасында татарның бары тик чиреге генә яши, димәк татарларның күбесе читтә.",- ди Искәндәр. Аның сүзләренә караганда, татарларның чит илләрдә яшәве ул бик күптән башланган процесс. Ул хәттә татарның килеп чыгышы белән дә бәйле, психологиясендә бар күренеш.Чыннанда, бүгенге көндә дә татар халкы читкә китергә бик ярата. "Читкә китеп, туган ягын сагынып елый-елый, ләкин кире кайтмый",- дип аңлата галим.
Искәндәр Аязовичның сөйләвеннән, аудитория һичшиксез, үзенә бик күп яңа, кызыклы мәгълүмәт туплады.
Мәсәлән, 19 нчы гасырда татарлар үзләренең алларына "Без кем?" дигән сорау куялар. Бу сорауга " Без Төркиләр"дип җавап бирүчеләр дә күп булган. Шул ук вакытта, халыкта "Төркичеләр" идеологиясе югарыла күтәрелә. 19 нчы йөздә татарларның күбесе, бигрәк тә Крым татарлары Төркиягә күчеп китәләр. Моның беренче сәбәбе, ул вакыттагы көчле, ачыктан-ачык руслаштыру максаты була. Бу бигрәк тә мәгариф системасында нык сизелә башлый. Татарларның төркиягә күчеп китүен, әлеге руслаштыруга каршы чыгу дип тә әйтергә була.
Татарларның Төркиягә күчүедә дулкын-дулкын рәвештә була. Мәсәлән, беренче дулкында якынча 3-4 мең кеше киткән булса, икенче дулкында ул сан 10 меңгә җитә. Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, бу тарихта әйтелгән сәяси эмиграция түгел,ә рус дәүләтен алып барган сәясәткә халыкның җавабы.
Элек күченеп китү, эмиграция күбрәк крестьяннарга, гади халыкка хас сүз булса, хәзер күбрәк татар зыялыларына, фикер ияләренә хас. Икенче төрле итеп әйткәндә, бәхет, акча эзләп кенә түгел, аңлы рәвештә,үзенең ниндидер сәяси карашларын кәнәгатьләндерер өчен читкә китү.
Әлеге вакыйгаларны бүгенге көн белән чагыштырып карасак та, күпме охшашлык табырга була...
Әйтүемчә, искәндәр Гыйләҗев бик күп илләрдә булган, күп кенә архивлар белән эшләгән кеше. Шушы вакытта булган кызыклы истәлекләрен дә сөйләде ул.
"Мюнхен шәһәреннән беренче тапкыр Гали Акыш архивын алып кайткан булсам, бераз соңрак, бик кызыклы шәхес Гариф Солтан архивы артыннан барырга туры килде. Күз алдыгызга китерәсезме, берүзем 3 зур тартманы чик аша алып кайттым. Анда тикшергән булсалар, төрмәгә утырталар иде мине, чөнки анда нинди генә документ юк иде,ул чын-чынлап тарихи байлык. Аллага шөкер, тикшереп томадылар, мин аларны копияләр дидем. Казанга кайтып җиткәч,архивны фондка тапшырдым. Ләкин, моның белән генә бетмәде, берничә ай үткәч, Гариф Солтан янәдән миңа шалтырата: "Искәндәр, мин хәтирәләр язам, син минем документларны кире миңа кайтар инде", - ди. Архивның директоры миңа берсүзсез документларны кире кайтарды. Мин аларны янәдән теге 3 тармага тутырдым да, кире Мюнхен шәһәренә күтәреп киттем".
Очрашу ахырында мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге башлага Наилә Гаделевна да Искәндәр Гыйләҗев һәм Шамил Рәкыйповичка рәхмәтләрен белдерде. "Минем балаларга гел әйтеп килә торган сүзем бар: Һәр милләт кешесе үзенең тарихын, мәдәниятен белергә, киләчәк буынга җиткереп барырга тиеш. Гел укып кына торып та булмый бит, ә менә мондый очрашулар нәтиҗәсендә, без күпме кирәкле мәгълүмәт алабыз".
Чыннанда, Искәндәр Аязович кебек күренекле кешеләр булганда, тарих югалмый, киләчәк буын үзенә бернинди дә алтыннар белән тиңләшми торган зур байлып алып кала.
Эльвира Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев