Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Искәндәр Сираҗига 5 млн тәкъдим иткәннәр. Алмаган

"Сираҗи сүзе"нең баш мөхәррире шушы көннәрдә журфак студентлары белән очрашты. Чара барышында Искәндәр Сираҗи үзенең эшчәнлеге турында күп кенә кызыклы хәлләр сөйләде, тормышның төрле якларына карата үз фикерен белдерде. Аның төрле гаугалы темаларга алынуын беләбез. Шундый бер темага бәйләнешле кешеләр Сираҗига 5 млн сум да тәкъдим итеп караганнар. Әмма Искәндәр...

"Сираҗи сүзе"нең баш мөхәррире шушы көннәрдә журфак студентлары белән очрашты. Чара барышында Искәндәр Сираҗи үзенең эшчәнлеге турында күп кенә кызыклы хәлләр сөйләде, тормышның төрле якларына карата үз фикерен белдерде.

Аның төрле гаугалы темаларга алынуын беләбез. Шундый бер темага бәйләнешле кешеләр Сираҗига 5 млн сум да тәкъдим итеп караганнар. Әмма Искәндәр алмаган. Бу турыда яшь журналистларга үзе сөйләде.

Мәдәният турында да сүз күп булды. "Элвин Грейдан татар милләтенә файда юк" дигән фикерен "Артистлар.ру" сайты баш исемгә чыгарган иде. Аннан алып башка матбугат чаралары да таратты. Бу хәлгә журналист бик аптыраган. Социаль челтәрдәге битендә болай дип язып куйган:

Кызык бу дөнья! Урман уртасында сусыз, газсыз, утын белән ягыла торган иске өйдә ялгыз карчык яшәп ятуын, хакимиятнең аңа фатир биргән булып кыланып, ачкыч тапшырып фотога төшереп китүен, ул ачкычның ярамавын, ә яңа йортның төзелеп тә бетмәгәнлеген язасың, видеорепортаж төшерәсең - дәшүче дә юк! Йөзләгән кибетне рөхсәтсез ачып, салымнар түләмичә халыкны эчереп ятучы эшмәкәрләрне фаш итеп чыгасың - эшереп тә бирмиләр! Ә ниндидер тавышсыз, моңсыз, милләтсез, бер шыңшып йөрүче затсыз эстрада әһеленә сүз әйтәсең икән - дәррәү кәтәреп алалар...

"Пугачева да Брежневтан популяррак иде", - дип җавап биргәннәр бу язмага Гамил Нур.

http://matbugat.ru/news/?id=16996

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев