Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исән булсын батырларыбыз!

4 май көнне КФУның Яр Чаллы институтында "Дан аллеясе"н ачу тантанасы узды. Инжиниринг үзәге мәйданында университет җитәкчелеге ярдәмендә оештырылган әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, җитәкчелек, студентлар, профессор-мөгаллимнәр катнашты. "Дан аллеясе"ндә һәр агач билгеле бер ветеран исемен йөртәчәк. 4 май көнне КФУның Яр Чаллы институтында "Дан аллеясе"н ачу тантанасы узды....

4 май көнне КФУның Яр Чаллы институтында "Дан аллеясе"н ачу тантанасы узды. Инжиниринг үзәге мәйданында университет җитәкчелеге ярдәмендә оештырылган әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, җитәкчелек, студентлар, профессор-мөгаллимнәр катнашты. "Дан аллеясе"ндә һәр агач билгеле бер ветеран исемен йөртәчәк.

4 май көнне КФУның Яр Чаллы институтында "Дан аллеясе"н ачу тантанасы узды. Инжиниринг үзәге мәйданында университет җитәкчелеге ярдәмендә оештырылган әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, җитәкчелек, студентлар, профессор-мөгаллимнәр катнашты. "Дан аллеясе"ндә һәр агач билгеле бер ветеран исемен йөртәчәк.

Гомумән, автокаладагы һәр ветеранга багышлап аерым агач утыртыла. Иң төп мәртәбәле кунаклар да шулар - Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның туганнары: балалары, оныклары. Шулар арасыннан Тимур Азимов белән әңгәмә корып алдык. Бүген аның әтисе сугыш ветераны Азимов Батухан Абдулла улы да биредә булырга тиеш иде. Әмма соңгы арада авырып тору сәбәпле килә алмаган. Аның каравы кызы Ләйлә ханым, улы Тимур һәм оныклары белән оныкчыклары барысы да монда. Батухан абыйның сугыш чорындагы язмышы белән Тимур әфәнде бүлеште..

***

Батухан бабайга сугышка киткәндә нибары 14 яшь кенә була. Әле бу вакытта егетләрне армия сафларына алмыйлар. Тик авылдагы барлык ир-атлар бер-бер артлы яу кырына киткән мизгелдә яшь булуына карамастан, батыр йөрәкле, үткен, беләгендә әзме-күпме хәл сизә башлаган егет түзеп тора алмый, гаиләсенә бер сүз әйтмичә "Залесный" эшелонына ияреп сугышка, дип китеп бара. 1941 елның җәй аенда була бу хәл. Әнисенә Батухан кош теле хәтле генә язу калдыра: "Әни мине югалтма. Мин фронтка киттем". "Залесный" эшелоны батыр йөрәкле егетне Киевка кадәр алып бара. Комиссариатта бер офицер бу яшь егетне күреп алып, аның мөмкинлекләрен тикшергәннән соң, диверсия төркеменә - разведка юнәлешендә эш алып баручылар сафына кертә.

Алга таба Батухан әфәндене бер төркемнән икенче төркемгә шактый күчереп йөртәләр. Нинди төркемдә булуына карамастан, асылда аның төп вазыйфасы, бурычы бер генә була - дошманга каршы сугышта уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирергә сәләтле барлык туплаган, белгән мәгълүматләрне команда башында торучыларга җиткерү.

- Батухан бабай сугыш бетүгә туган җиренә әйләнеп кайтканмы? - дип сорыйм Тимур әфәндедән. Ул үзенең җавабы белән мине шаккатырды. Әле Бөек Җиңүдән соң да Батухан бабай тагын ике ел Армия сафларында хезмәт иткән.

- 1944 елда Көнбатыш Беларусиядә партизаннар хәрәкәтендә катнаша ул. Әле аңа ул чакта 18 яшь тулмаган була. Шуңа да рәсми рәвештә армия хезмәтендә санала алмый. Рәсми рәвештә инде балигълык яшенә җиткәч, әти 1 нче Украина фронтында 3 нче танк армиясенең 9 нчы дивизиясендә хезмәт итә. Советлар армиясенең даими гаскәре составында Берлин алуда катнаша. Нигездә ул 2 нче эшелон составында була. Аның нәрсә икәнен, асылын яхшы аңлыйсыздыр инде. 2 нче эшелонны хәзерге тел белән "чистартучылар" дип атыйлар. 2 май көнне Праганы азат итүдә үз өлешен кертә. Бөек Җиңүдән соң Берлинда төзелгән махсус уку үзәгенә җибәрәләр. Менә шул уку үзәгендә сержант дәрәҗәсенә ирешә. Аңынчы сугыш буе "рядовой" булып йөри. Укуы тәмамлангач, соңыннан Австриягә җибәрәләр. 1947 елга кадәр Венада хезмәт итә.

***

Ә менә хәзер Берлинда "2 нче эшелон" төркеме белән шәһәрне "чистарту" вакытына тукталып узыйк. Чөнки нәкъ менә шунда Батухан бабайның тормышында хәлиткеч мизгел була. Сугыш ветеранының хәтерендә ул вакыйга әле дә тулы сурәт булып саклана.

2 нче эшелон, ул Тимур әфәнде аңлатканча, шәһәрне фашистлардан азат иткән вакытта, калган барлык дошманнарны йә бирелергә мәҗбүр итү, йә баш тарткан очракта "юкка чыгару". Шулай ук алман солдатларын пленга да алганнар. Менә шундый "чистарту" барышында 18 яшьлек Батухан абыйның янәшәсенә үк мина килеп кадала. Ул аны абайлап та өлгерми. Батухан бабайның үзе сөйләгәннәрдән: "Нидер кинәт шарт итте дә янымда ук ысылдаган тавыш ишетелә башлады. Борылып карасам - 88 миллиметрлы мина..."

Егетның бар тормышы шул бер мизгел эчендә бер-бер артлы йөгереп үтә. Тораташтай катып кала ул. Минаның ничек итеп янганын кымшанмыйча үз күзләре белән карап тора. Ни гаҗәп, ул шартламый: ысылдап бер төтене чыга да туктый. Аллаһы Тәгалә шул вакытта егетнең гомерен саклап кала. Моны могҗиза дими тагын ни дип әйтәсең?!

Бүгенге көндә Батухан абыйга инде 92 яшь, ул соң гына өйләнә (тормыш иптәше Наҗия исемле була), ике баласы - Лалә ханым белән Тимур әфәнде үз гаиләләрен ияртеп Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган һәр кичәгә, һәр тантанага йөриләр. Тимур әфәнденең дә, Ләйлә ханымның да, шул ук вакытта барлык шәһәрдәшләрнең дә Батухан ага Азимовка карата хөрмәтләре зур.

Батухан ага әле узган ел гына (91 яшьтә - уйлап кына карагыз!) сәпиткә атланып үзе теләгән җиргә үзлектән йөри иде. Бүген менә, кызганычка каршы хәле авыррак, Канаданың Торонто шәһәрендә дәвалау курслары уза. Әмма шулай да балалары, җәйгә кайтып җитәчәк, Алла боерса, дип ышаналар. Батухан ага кебек тәне һәм рухы барысы бергә нык кешеләр Россиядә генә түгел, җир йөзендә дә сирәктер. Исәнлек сезгә, хөрмәтле Батухан ага! Бары тик исәнлек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев