Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исән-сау табылган

Чаллыда 39 яшьлек Рузилә Тимированың 12 гыйнварда өеннән эшенә киткән җирдән югалуы турында шәһәрнең барлык социаль челтәрләре, интернет сайтлары хәбәр иткән иде. Шөкер, ханым исән булып чыга. Волонтерлар аны 26нчы комплекста үзе яшәгән 15нче йорт янында очраталар. Ул өенә кайтып бара торган булган. Рузилә үзен шулкадәр кеше эзләгәненә бик нык...

Чаллыда 39 яшьлек Рузилә Тимированың 12 гыйнварда өеннән эшенә киткән җирдән югалуы турында шәһәрнең барлык социаль челтәрләре, интернет сайтлары хәбәр иткән иде. Шөкер, ханым исән булып чыга. Волонтерлар аны 26нчы комплекста үзе яшәгән 15нче йорт янында очраталар.

Ул өенә кайтып бара торган булган. Рузилә үзен шулкадәр кеше эзләгәненә бик нык аптыраган. Шушы вакыт эчендә ул үзенең кайда булганын сөйләмәгән. Искәртеп үтик, Рузилә Тимированың «Эссен» сәүдә үзәге каршындагы 26/15тәге йортыннан 12 гыйнварда иртәнге 7 сәгатьтә эшкә дип китә. Тик коллегалары аны хезмәт урынына килмәвен хәбәр итә. Өстәвенә ул тәүлек дәвамында телефонын да алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев