Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Истәлекле бәйрәмнәр көтә

Шәһәр хакимиятендә узган чираттагы матбугат конференциясе май бәйрәмнәренә багышланды. Мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова 1, 9 Май бәйрәмнәрен үткәрү буенча әзерлек эшләре турында сөйләде. 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәмендә тантаналы төстә фонтаннар ачыла, парклар һәм аттракционнар эшли башлый. Бу көнне шәһәрдәшләргә "Азатлык" мәйданында 10-15 сәгатьләрдә бәйрәм программасы тәкъдим...

Шәһәр хакимиятендә узган чираттагы матбугат конференциясе май бәйрәмнәренә багышланды. Мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова 1, 9 Май бәйрәмнәрен үткәрү буенча әзерлек эшләре турында сөйләде. 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәмендә тантаналы төстә фонтаннар ачыла, парклар һәм аттракционнар эшли башлый. Бу көнне шәһәрдәшләргә "Азатлык" мәйданында 10-15 сәгатьләрдә бәйрәм программасы тәкъдим ителә. "Визит" джаз оркестры, вокал һәм хореография коллективларының чыгышлары да планлаштырыла. Балалар өчен махсус программа буенча төрле күңел ачу чаралары оештырыла.

Барыбыз өчен дә иң кадерле көн - Бөек Җиңү бәйрәме иртәнге 10да "Ватан-ана" мемориаль комплексы янында тантаналы парад белән башланып китә. Шәһәр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар мемориалга веноклар һәм чәчәкләр куялар.

Быел "солдат боткасы"ннан "Азатлык" мәйданында, Яңа шәһәрдәге Җиңү һәм ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркында авыз итәргә мөмкин булачак. Бөтенроссия "Үлемсез полк" акциясе кысаларында шул исемдәге хәрәкәт "Азатлык" мәйданында, якынча кичке сәгать 5тә башланырга тиеш. Әлеге чараның төп максаты - һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышын үткән буыннарны хәтердә саклау. "Үлемсез полк" "Яр буе" паркы мәйданында оештырылачак театральләштерелгән программада да катнаша. Биредә бәйрәм 18 сәгатьтә башлана. "Быел чаллылыларны һәм шәһәребез кунакларын лазерлы шоу белән дә сокландырырга исәп тотабыз. Билгеле инде, бәйрәм салюты да хәтердә калырлык булачак", - диде Эльвира Ногманова.

Зөлфия ГАЛИМ

y'>Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев