Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“IT-чемпион” кем булыр?

"IT-чемпион" республика конкурсына йомгак ясарга ике атна гына калды. Әлеге бәйге республикада икенче ел уздырыла. "Иң актив укучы номинациясендә 110 мең укучы катнаша. Алар 125 мең татарстанлыны ТР хезмәтләре порталы белән эшләргә өйрәткәннәр. Бәйгенең соңгы этабы йомгаклары буенча 153 укучы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Шулай ук бәйгедә катнашкан балалар җыелган балларын...

"IT-чемпион" республика конкурсына йомгак ясарга ике атна гына калды. Әлеге бәйге республикада икенче ел уздырыла.

"Иң актив укучы номинациясендә 110 мең укучы катнаша. Алар 125 мең татарстанлыны ТР хезмәтләре порталы белән эшләргә өйрәткәннәр.

Бәйгенең соңгы этабы йомгаклары буенча 153 укучы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Шулай ук бәйгедә катнашкан балалар җыелган балларын "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" мәгълүмат системасының шәхси кабинетындагы бүләкләр тасмасыннан истәлек бүләкләренә алмаштыра алалар.

Татарстанда баллар саны буенча Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән В.В.Капов исемендәге лицей укучысына тиңнәр юк. Ул 7,7 мең балл җыйган.

"Иң актив мәктәп" номинациясендә Татарстан мәктәпләренең 92 проценты катнаша. Бәйге йомгаклары буенча һәр районның иң актив мәктәбе интерактив җиһазлар белән бүләкләнәчәк. Ә иң алдынгы өч мәктәп мобиль сыйныфлы булачак.

Бүгенге көнгә иң актив мәктәп - Теләче районының Лесной бистәсе мәктәбе. Конкурста Теләче, Балтач, Мөслим районы мәктәпләре актив катнаша.

"IT-чемпион" республика конкурсы 10 декабрьгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 декабрьдә Казан ИТ-паркында була.

Сингапур мәгарифе үрнәгендә

Чаллының 77нче гимназиясе - республикада "Школа Превосходства" программасына кертелгән 53 мәктәпнең берсе.

Әлеге программа республика Мәгариф һәм фән министрлыгының "Educare" һәм Сингапур компаниясе белән берлектә 2014 ел башыннан гамәлгә ашырыла башлады.

Ел башыннан 77нче гимназия өч бүлектән торган "Баетылган программа" юнәлешендә эшли. Бүген һәм иртәгә гимназия коллективы Сингапурдан килгән тренерларга программаны ничек үзләштерүен күрсәтә.

Алган белемнәрен кулланып, укытучылар биш дәрес уздырачаклар, һөнәри берлекләр эшчәнлеген һәм педагогик коллективта киңәшмә барышын күрсәтәчәкләр. Сингапур белгечләре коллектив эшчәнлегенә уңай бәя биргән очракта, гимназия башка мәгариф учреждениеләре өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев