Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җитештерү мәйданнары арта

Икътисадны яңарту һәм үстерү - башкарма комитет эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Шул максаттан, шәһәр җитәкчеләре Кытай һәм Төркия делегацияләре белән очрашты. Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев әйтүенчә, Төркиядәге партнерлар Чаллыда мебель һәм аяк киемнәре җитештерергә ниятлиләр. Кытайлылар инде проектларын гамәлгә дә кертәләр. 2016 елда Чаллыда "Haier" компаниясе көнкүреш техникасы җитештерә...

Икътисадны яңарту һәм үстерү - башкарма комитет эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Шул максаттан, шәһәр җитәкчеләре Кытай һәм Төркия делегацияләре белән очрашты. Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев әйтүенчә, Төркиядәге партнерлар Чаллыда мебель һәм аяк киемнәре җитештерергә ниятлиләр. Кытайлылар инде проектларын гамәлгә дә кертәләр. 2016 елда Чаллыда "Haier" компаниясе көнкүреш техникасы җитештерә башлый. Бу максатка Кытай эшмәкәрләре 50 миллион доллар инвестиция җәлеп итә. Беренче этапта Чаллы халкы өчен 500 эш урыны булыр дип көтелә. "Мондый проектлар белән без кызыксынабыз. Бу - өстәмә эш урыннары, шәһәрдәшләргә лаеклы хезмәт хакы һәм бюджетка салымнар", - ди Наил Гамбәр улы. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе һәр атнаның шимбәсендә сәүдә-сәнәгать палатасында үзебезнең эшмәкәрләр белән дә очрашулар үткәрә. Аларның проектлары белән таныша, фикерләрен тыңлый. Үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе дә бар: күптән түгел Чаллыда туңдырма җитештерә башладылар. 80 эш урыны булды. Мәктәп формалары тегүче "Броско" фирмасының тәкъдимнәре дә карала. "Эшмәкәрләр тәкъдим иткән проектларны без җентекләп өйрәнергә тиеш. Җитештерү, хезмәт күрсәтү, сәүдә буенча кызыклы проектлар бар. Эшмәкәрләргә кредит бирү һәм оештыру мәсьәләләре буенча ярдәм кирәк. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен эш көннәрендә очрашу зарур", - диде Наил Гамбәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев