Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җитәкчелек гаепле

ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Анда ТР премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

“Тукай районында “Кама” бакчачылык ширкәтендә килеп чыккан зур янгын аркасында 26 йорт-корылма янып бетте. Бакча янындагы коры үлән янып, санаулы минутлар эчендә бакча йортларына күчә. Бу вәзгыятьтә беренче чиратта бакчачылык ширкәте җитәкчелеге гаепле”, – диде Алексей Песошин.

Профилактик эшләр дә алып барыла, дип әйтте премьер. Һәр көн 200дән артык төркем йорт биләмәләрен тикшереп йөриләр.

Утырышта шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы Сергей Сергеев билгеләп үткәнчә, 2021 ел башыннан Татарстанда янгыннарда 90 кеше һәлак булган – бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 80% ка артыграк.

 Корыган үлән һәм чүп-чар яну аркасында иң күп янгын Түбән Кама, Тукай, Әлмәт, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында булды. Корыган үләнне һәм чүп-чарны яндырган, шулай ук җирләрне вакытында чистартмаган өчен 450 дән артык административ эш кузгатылды.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин территорияләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен муниципалитетлар җаваплы булуын ассызыклаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев