Июль аеның шифалы үләннәре
Июль шифалы үләннәргә генә түгел, төрле җиләк-җимешләргә дә мул ай.
Шуның өчен бүгенге язмабызда дәвалы үләннәр белән беррәттән җиләк-җимешләрнең дә файдасы турында язарга булдык.
Чия
Чия иртә өлгерүе, яхшы уңыш бирүе белән башка җимеш агачларыннан аерылып тора. Чия агачының җимешләре, яфраклары, кайрысы дәвалау үзлекләренә ия. Чиядә макроэлементлар (калий, кальций, фосфор, магний), микроэлементлар (бакыр, тимер), шулай ук пектин матдәләре, ферментлар, антоцианнар, шикәр (глюкоза, фруктоза), А, С, В2, РР, Р, фолий кислотасы һәм кумарин бар. Бу витаминнар, макро-, микроэлементлар йөрәк-кан тамырлары системасының нормаль эшләве, күрү органнары, нерв импульсларын тапшыруны җайга салу һәм күп санлы авыруларны булдырмау өчен кирәк. Чиядә флавоноидлар – антиоксидантлар, шулай ук мелатонин күп, бу йокыны, ашкайнату трактын нормальләштерергә һәм кандагы холестерин дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә. Моннан тыш, чия антисептик һәм ялкынсынуга каршы чара. Чия согы югары температурада сусауны бик яхшы баса һәм майлы бит тиресен чистарта, тарттыра һәм шомарта. Әмма ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, шулай ук югары кислоталы гастрит булган кешеләргә чиядән баш тартырга туры киләчәк.
Игътибарлы булыгыз! Чия төшенең орлыгы агулы. Анда амигдалин бар, ул селәгәй белән кушылса кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган цианидка әверелә. Берничә төшне йотсаң, әлләни куркынычы юк. Әмма зур доза кан басымын арттыруга яки баш әйләнүгә китерергә мөмкин.
Чия яфраклары белән сөттән ясалган төнәтмә
Бу сары авыруыннан, азканлылыктан, эчке кан китүдән менә дигән чара. Аны әзерләү өчен бер стакан сөткә 1 чәй кашыгы киптереп вакланган яфракларны салырга, кайнап чыгуга ук уттан алырга. Төнәткәннән соң сөзәргә һәм көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә.
Майлы бит тиресе өчен маска
Чияне төшләреннән аерабыз, яхшылап изеп, согын сыгабыз. Марля салфеткасын сокта чылатып, бит һәм муенга каплыйбыз. 20 минут узгач, битне, муенны җылы су белән юабыз.
Гәзнич, куян тубыгы (пастернак посевной)
Гәзничнең дәвалау-диетик үзлекләре табиблар тарафыннан танылган. Ул аш кайнатуын яхшырта, капилляр кан тамырларын ныгыта, авыртуны баса һәм какырык куптару үзлекләренә ия. Заманча медицинада гәзничне йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау һәм профилактикалау өчен кулланалар.
Гәзнич (тамыр) К, С витаминнарына һәм минералларга: калий, кремний, кобальт, марганец, бакырга бай.
Гәзнич чәе
20 гр киптерелгән гәзнич яфрагына 500 мл кайнар су салырга, 15 минут төнәтергә һәм сөзеп эчәргә.
Кайнар эчемлекне даими кабул итү меланин (тән тиресен ультрашәмәхә нурлардан саклаучы матдә) эшләп чыгаруга ярдәм итә, бит тиресен яхшырта, психоэмоциональ халәтне нормальләштерә, иммунитетны ныгыта.
Кара карлыган
Кара карлыган – ул витаминнар һәм файдалы микроэлементлар хәзинәсе. Җимешендә – А, В1, В2, В6, В9, С, Е, К, Р витаминнары, пектиннар, каротиноидлар, органик һәм фосфор кислоталар, тимер, фосфор һәм калий. Яфрагында – магний, марганец, көмеш, кургаш, бакыр, фитонцидлар, күкерт һәм эфир мае бар. Кара карлыган авитаминоз чорын кичерергә ярдәм итә, аппетитны арттыра, метаболизмны яхшырта. Ул ашказаны һәм эчәклек авыруларын дәвалый, кандагы гемоглобин дәрәҗәсен күтәрә. Шулай ук кан тамырларын киңәйтә, канны чистарта, бәвел куа, тирләтә, ялкынсынуга каршы тора, организмны тонуста тота. Карлыган чәе авыру тамакны (грипп, ангина) дәвалый. Шулай ук авыз куышлыгы, уртлар ялкынсынганда, теш сызлаганда чайкарга киңәш ителә. Йогышлы һәм вируслы авырулар вакытында тән температурасын киметергә ярдәм итә.
Тән тиресен агарту өчен кара карлыган яфрагыннан маска
Кирәк: 1 йомырка, 1 чәй кашыгы солы оны, 1 чәй кашыгы киптереп вакланган карлыган яфрагы. Яхшылап болгатылган массаны биткә сыларга. 15 минут узгач, җылы су белән юарга.
Чамбыр, чабрец (тимьян)
Чамбыр кулинариядә дә, медицинада да югары бәяләнә. Ул бакыр, тимер, марганец, магнийга бай һәм В, С, А, К витаминнары чыганагы булып тора. Ютәлне бетерә, ашкайнатуны яхшырта, иммунитетны, сөякләрне ныгыта, метаболизмны тизәйтә, баш мие эшен стимуллаштыра, йөрәк авыруларын кисәтә, анемия үсеше куркынычын киметә.
Кавык һәм чәч коелуга каршы чамбырдан төнәтмә
Бер аш кашыгы киптереп вакланган чамбырга 250 мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтергә һәм көненә өч тапкыр 70шәр грамм эчәргә.
Үләннәрне табиб белән киңәшләшеп куллану зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев