Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Изгелеккә чикләр юк

Актаныш якташлыгы очрашуларын шәһәребез кешеләре һәрчак көтеп ала. Ник дисәң, якташларым бик тә матур җыр-биюләр белән куандыра халыкны. Заллар да һәрвакыт тулы була. Быелгы очрашу атна уртасында узса да, зал шыгрым тулы иде. Мондый чараларны даими алып баручы Гөлзада Рзаева башыннан ук бу кичәнең үзенчәлекле булачагын искәртте. Нәкъ шулай булды...

Актаныш якташлыгы очрашуларын шәһәребез кешеләре һәрчак көтеп ала. Ник дисәң, якташларым бик тә матур җыр-биюләр белән куандыра халыкны. Заллар да һәрвакыт тулы була.

Быелгы очрашу атна уртасында узса да, зал шыгрым тулы иде. Мондый чараларны даими алып баручы Гөлзада Рзаева башыннан ук бу кичәнең үзенчәлекле булачагын искәртте. Нәкъ шулай булды да. Сәхнәгә күтәрелгән һәр кешедән гаҗәеп акыллы, күңелләргә үтеп керә торган сүзләр яңгырады монда.

Бу көнне кешелеклелек, ярдәмчеллек рухы сөрде "Энергетик" мәдәният сарае залында. Өлкәннәр, Укытучылар көне дә, Корбан бәйрәме дә зурлап искә алынды. Шәһәребезнең мәртәбәле укытучыларына да, бик күп лаеклы ялдагы педагогларга да, залда утыручы иң өлкән яшьтәге кешеләргә дә саллы-саллы бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырылды.

Актаныш якташлар җәмгыятен җитәкләүче Фәнис Газетдинов кичәне оештыруга зур өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен атаганда, зал көчле алкышларга күмелде. Райондашлары яңа гына авыр операция үткәреп кайткан җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм итәргә дә теләкләрен белдерделәр. Сәхнә читенә куелган иганә тартмасына барлык чыгыш ясаучылар да, залда утыручылар да хәлләреннән килгәнчә акча салдылар. Фәрит Лотфуллин башлап җибәргән эстафетаны халык бердәм күтәреп алды. Кайчакларда хәтта тартма янында чиратлар пәйда булды. Язучы Вахит Имамов, җырчы Ринас Әхмәтов, Татарстанның атказанган җырчысы Равил Галиев, шәһәребезнең музыка белгече Әнәс Фәйрушин... Барысы да Дәнифнең тизрәк терелүен телиләр. Җырчы үзе дә таякка таянып булса да чыгып, барысына рәхмәтләрен җиткерде, берничә матур җыр башкарды. Ул җитәкләгән "Кыйбла" ансамбле дә кимен куймады. Чәчер авылы кызы Нурсания Кашапованың гармунда үзе уйнап җырлавы, Фәнзилә Арсланованың дәртле биюләре кемгә генә ошамас иде микән! Булдыралар якташларым!

Зәбир Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев