Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабат имтихан тапшыралар

2014 елның 20 сентябреннән 30ына кадәр гомуми белем бирү системасындагы укыту программалары буенча төп дәүләт имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен кабат тапшыру оештырыла. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәгән яки ике мәҗбүри фәннән дә икеле алган, шулай ук өстәмә имтихан вакытында мәҗбүри фәннәрнең берсеннән кабат канәгатьләнмәслек билге алган укучылар өчен уздырыла....

2014 елның 20 сентябреннән 30ына кадәр гомуми белем бирү системасындагы укыту программалары буенча төп дәүләт имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен кабат тапшыру оештырыла.

Ул дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәгән яки ике мәҗбүри фәннән дә икеле алган, шулай ук өстәмә имтихан вакытында мәҗбүри фәннәрнең берсеннән кабат канәгатьләнмәслек билге алган укучылар өчен уздырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кабат имтиханнар тапшыру өчен түбәндәге көннәрне билгеләде: 20 сентябрь, шимбә көнне - рус теленнән, 27сендә (шимбә) - математикадан. 30 сентябрь, сишәмбе - резерв көне (рус теле һәм математика).

Дәүләт йомгаклау аттестациясен кабат тапшыру өчен республикада 4 имтихан тапшыру пункты эшли: Казанның татар телендә белем бирүче 155нче гимназиясе, Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясе, Лениногорскиның 8нче һәм Түбән Каманың 12нче гомуми белем бирү мәктәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев