Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабат көчле бураннар көтелә

Тәүлек эчендә шәһәрдә айлык норманың дүрттән бер өлеше кадәр кар явачак.

Иртәгә, 14 гыйнварда, быел икенче тапкыр көчле кар явачак.  Тәүлек эчендә 12 мм явым-төшем булуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Алдагы ике тәүлектә һава шартларының җитди үзгәрүе көтелә. Атмосфера фронтында көньяк циклон чыгу сәбәпле, температураның сизелерлек күтәрелүе һәм шактый явым-төшем булуы ихтимал. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, көчле кар явачак. Әгәр фараз чынга ашса, айның беренче яртысында без айлык явым-төшем нормасын үтәячәкбез», — дип искәртте ул.

Быел гыйнвар ае явым-төшемнәргә бай булды. Шәһәрдә кар катламы биеклеге 1962 елдан бирле иң зурысы быел «Опорная» метеостанциясендә теркәлгән, ул 40 мм тәшкил итә, ә КФУ метеостанциясендә кар катламы тагын да биегрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев