Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабат самолет шартлады

"Egypt Air" авиакомпаниясенең "А320" пассажир самолеты Грециянең Карпатос утравыннан ерак түгел һәлакәткә юлыга. А-320 аэробусында 66 кеше булган, аларның өчесе балалар. Пассажирлар арасында россиялеләр юк.

Мәгълүм булганча, Франциянең Шарль-де-Голь аэропортыннан кузгалган очкыч Каирга юнәлгән була. 3,5 сәгатьтән 11 мең км биеклектә аның белән элемтә өзелә. Аэробуска Мисырга килеп җитәргә нибары 20 минут кына кала. Британия мәгълүмат чыганаклары хәбәр итүенчә, бу вакытта диңгездәге көймәдә булучылар күк йөзендә шартлауга охшаш яктылык күреп алалар. Моны истә тотып Мисыр премьер-министры очкычта теракт оештырылган булырга мөмкин, дип белдергән. Тик әлегә бу фаразлар гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев