Кабат – юлга
Бүген, бер көн ялдан соң, "Дакар-2016" раллиенда узышның 8нче этабы була. Искәртеп узабыз: анда Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасының 4 экипажы катнаша. Алдагы этапта Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипаж җиңде. 7 этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары зачетында лидерлыкны Голландиянең Петер Верслиус экипажы били, аңардан соң шулай ук Нидерландтан танылган Жерар де Рой экипажы...
Бүген, бер көн ялдан соң, "Дакар-2016" раллиенда узышның 8нче этабы була. Искәртеп узабыз: анда Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасының 4 экипажы катнаша. Алдагы этапта Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипаж җиңде. 7 этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары зачетында лидерлыкны Голландиянең Петер Верслиус экипажы били, аңардан соң шулай ук Нидерландтан танылган Жерар де Рой экипажы килә. Ә Россиянең Айрат Мәрдиев экипажы өченче урынга күчте, ул лидердан 10 минут 48 секундка калыша. Эдуард Николаев экипажы гомум зачетта дүртенче урында. Каргинов экипажы да үз күрсәткечләрен яхшыртып, 10нчы урынга күчте. Ә Сотников экипажы - 13нче урында. Бүген раллиның Сальта - Белен маршруты буенча 8нче этабы узачак, аның озынлыгы 393 чакрым тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев