Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабыгы белән ашамагыз!

Табиб кайбер кешеләргә бәрәңгене еш ашамаска киңәш итә

Югары квалификацияле табиб-эндокринолог Елена Губкина бәрәңге әзерләү һәм куллану ысуллары турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бәрәңгене кабыгы белән ашарга ярамый, чөнки анда туфрак һәм һавадан зарарлы матдәләр туплана.
"Шулай ук әзерләгәндә ризыкны югары температурага дучар итмәскә кирәк", — дип билгели белгеч. Кыздырган бәрәңге үзенә май һәм токсиннар сеңдерә, ди ул.
Табиб фикеренчә, чистартылган бәрәңгене пешерергә, яки аны парда әзерләргә кирәк, чөнки бу очракта яшелчә максималь күләмдә файдалы матдәләр — калий, натрий, В6 витаминнарын саклап калачак.
Табиб шулай ук сәламәтлеккә зыян китермәс өчен атнасына ике тапкыр 200-300 грамм бәрәңге ашарга ярый, дип билгеләп үтте.
Шикәр чире, гастрит һәм симерү белән авыручы кешеләргә бәрәңгене аеруча сак кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев