Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кадер кичәсен кадерләп үткәрик!

Изге рамазан аеның соңгы ун көненә дә кердек. Бу вакыт аралыгы мөселманнар өчен аеруча кадерле. Чөнки Ка­дер ки­чә­се нәкъ менә әлеге көннәр ара­сын­да­ булырга мөмкин, әмма ул тө­гәл бил­ге­лән­мә­гән. Бу көн­нәр­не гый­ба­дәт кы­лып, до­га­лар укып, тәү­бә итеп уз­ды­рыр­га ки­рәк.

"Ка­дер ки­чә­се мең ай­дан да хә­ер­ле­рәк, са­ва­бы мең ай кыл­ган гый­ба­дәт­тән ар­тыг­рак", - ди­е­лә Коръ­ән Кә­рим­нең 97 нче "әл-Ка­дер" сү­рә­се­нең 3 нче ая­тен­дә. Ка­дер ки­чә­сен­дә Коръ­ән Кә­рим иң­де­ре­лә баш­лый. Коръ­ән соң­рак егер­ме өч ел дә­ве­рен­дә Җир йө­зе­нә ки­сәк-ки­сәк иң­де­рел­де. Бу хак­та Раб­бы­быз Ка­дер ки­чә­се ту­рын­да­гы ае­рым сү­рә­дә ачык аң­лат­кан: «Ин­нәә әң­зәл­нә­һү фи ләй­лә­тил Кадр. Вә мә әд­ра­кә мә ләй­лә­туль Кадр. Ләй­лә­туль Ка­де­ри хай­рум мин әл­фи шәһрТә­нәз­зә­лүл мә­лә­и­кә­тү вәр-ру­ху фи­и­хә би­из­ни раб­би­хим мин күл­ли әмр". Сә­лә­мүн һия хәт­тә мәт­лә­гыль фә­җер.

(Ха­кый­кать шул­дыр ки, Без аны (Коръ­ән­не) Ка­дер ки­чә­сен­дә иң­дер­дек. Ка­дер ки­чә­се­нең нәр­сә икә­нен си­ңа аң­ла­ту­чы бул­ды­мы? Ка­дер ки­чә­се мең ай­дан да хә­ер­ле­рәк. Ул көн­дә фә­реш­тә­ләр вә Из­ге Рух (Җәб­ра­ил), Раб­бы­ның рөх­сә­те илә, Аның әмер­лә­рен җи­ре­нә җит­ке­рер өчен, бер-бер арт­лы иңеп ке­нә то­рыр­лар. Ка­дер ки­чә­се - имин­лек ки­чә­се - таң ата баш­ла­ган­га чак­лы дә­вам итәр).

Ка­дер ди­гән сүз - ул код­рәт ди­гән­не аң­ла­та. Икен­че мәгъ­нә­се - тәкъ­дир. Бу ки­чә­дә фә­реш­тә­ләр адәм ба­ла­сы­ның бер ел­лык тәкъ­ди­рен алып ки­лә­ләр. Ка­дер тө­не мең ай­дан да ка­дер­ле­рәк. Ул төн­не до­га­да, гый­ба­дәт­тә, зе­кер­дә, на­маз­да үт­кәр­гән бән­дә мең ай гый­ба­дәт кы­лу­дан да зур­рак әҗер ала­чак­тыр. Рә­сү­ле­без (сгв) әй­тә: «Кем дә кем Ка­дер ки­чә­сен уяу үт­кә­реп гый­ба­дәт­тә бул­са, бу ки­чә­дән чык­кан­да әни­сен­нән ту­ган са­бый ба­ла ке­бек гө­наһ­сыз чы­гар», - ди. Ка­дер ки­чә­се­нең кай­бер бил­ге­лә­ре: бу кич нур­лы бу­лыр, бик сал­кын бул­мас, җи­ләз ге­нә бу­лыр, һа­ва­дан йол­дыз­лар атыл­мас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев