Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кадыйр Сибгатуллинны әдәби кичә белән искә алдылар

15 февральдә танылган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның тууына 75 ел тулды. Шунысы мөһим, аның арабыздан китүенә ике дистәдән артык ел вакыт узса да, ул татар халкы күңелендә югалмый торган җыр булып кала. Якташлары, шигърият сөючеләр аны онытмый, тормыш юлдашы булган Фәния Хамматова тырышлыгы белән бер-бер артлы китаплары басыла. Чаллы татар дәүләт...

Шагыйрь үзенең чагыштырмача кыска гына иҗат гомерендә Бөек Ватан сугышы чорыннан алып шанлы 1990 елларны колачлап, берсеннән-берсе эчтәлекле, фәлсәфи әсәрләр язып, киләчәк буыннарга бай рухи мирас калдырды. Шигырьләренең уйландырырлык, моңландырырлык көчкә ия булуына аның газаплы балачагы, туган ягының гүзәл табигате, милләтебезнең ачы язмышы да тәэсир итми калмагандыр.

Кадыйр Сибгатуллин 1942 елның 15 февралендә республикабызның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә. Кече Укмас, Яншык һәм Олы Солтан авыллары мәктәпләрендә урта белем ала, 1957 елда Казанга килеп, 4 нче номерлы техник училищега укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Казанның "Оргсинтез" заводында электромонтер булып эшли, аннары хәрби хезмәткә алына.

1966-1978 елларда Кадыйр Сибгатуллин Балык Бистәсе районында чыга торган "Октябрь юлы" (хәзерге "Авыл офыклары") газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1962-1972 елларда ул параллель рәвештә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.

1978 елда шагыйрь Яр Чаллы шәһәренә күченә һәм монда аның иҗаты чәчәк ата. Ә шигырьләрне ул мәктәптә укыганда ук яза башлый. 1974 елда аның "Әманәт" дигән шигъри җыентыгы дөнья күрә. Аннары бер-бер артлы "Гамь", "Авазлар"," Хыял", "Инану", "Таңнар, кичәләр", "Гомерем дулкыннары", "Намазлык"," Әйтте шагыйрь", "Бер ноктада" исемле шигырьләр җыентыклары басыла.

Кадыйр Сибгатуллин шигырьләре күбесенчә сугыштан соңгы һәм хәзерге авыл тормышына багышланган. Искә алу кичәсендә шагыйрә Зөләйха Минһаҗева "Авылым" әсәрен укыды. Сәхнәдән әлеге шигырь яңгыраганда күпләр халкыбызның, татар хатын-кызларының газаплы тормышын күз алларыннан кичерми калмаганнардыр, мөгаен. Күз яшьләрен тыя алмаучылар да бар иде. Шулай булмый мөмкин да түгел, чөнки Кадыйр Сибгатуллинга 1974 елда "Әманәт" исемле беренче җыентыгы басылып чыкканчы ук Хәсән ага Туфан аның газетадагы шигырьләрен күреп: "Менә бу шагыйрь, тумыштан шагыйрь!" - дип соклана һәм соңрак аның иҗатын "Кадыйр Сибгатуллин - шигъри вакыйга ул!" дип бәяли.

Кадыйр Сибгатуллинның шигъри җанлы кеше икәнлегенә искә алу кичәсенә килүчеләр тагын бер кат инандылар. Чаллы татар дәүләт драма театры директоры, шагыйрьнең якташы Рашат Фәйзерахманов, артистлар - Булат Сәләхов, Гөлфия Фәйзерахманова, Рафил Сәгъдуллин, Фәнис Сәхәбетдинов, Эдуард Латыйпов аның шигырьләрен укыдылар. Чаллы җырчылары исә Кадыйр Сибгатуллин шигырьләренә язылган җырларны башкардылар.

Искә алу кичәсенә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та килгән иде. Ул шагыйрьнең бай әдәби мирасын барлап, китап чыгаручыларга рәхмәт әйтте. Сүз уңаеннан, "Миләшле йорт" китабы шәһәр хакимияте ярдәме белән чыккан. Рамил Мәрван улы: "Укытучылар шагыйрьнең шигырьләрен балаларга җиткерсәләр, аның иҗаты югалмас. Факил Сафин Кадыйр Сибгатуллин иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе язды. Бу инде Кадыйр Сибгатуллинның бөек шагыйрь икәнлеген күрсәтә", - диде ул.

Кичәдә Балык бистәсе районының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Садыйков та катнашты. Ул күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылган эшләре өчен Чаллыдагы якташлары - театр директоры Рашат Фәйзерахмановка һәм шагыйрьнең җәмәгате Фәния Хамматовага район хакимияте башлыгы Илһам Вәлиевның рәхмәтен җиткерде.

Чаллы язучылары Кадыйр Сибгатуллин турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, аңа багышланган шигырьләрен укыдылар. Әтисен искә алу кичәсенә шагыйрьнең улы Марс, әнисе Фәүзия һәм малае Марат белән, килгән иде. Алар Кадыйр аганы онытмыйлар, иҗаты белән кызыксыналар, хәтирәләрен күңелләрендә саклыйлар.

Шунысы куанычлы, Кадыйр аганың иҗатына бүгенге яшьләр дә битараф түгел. Әлки районыннан килгән автор-башкаручы Илнур Шагалиев, мәсәлән, Кадыйр Сибгатуллин шигырьләренә 9 җыр язган. Аларның берсен ул тамашачыларга да тәкъдим итте.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. "Чаллының бай тарихы, бүгенгесе, якты киләчәге бар. Бездә элек-электән күренекле язучылар чыгыш ясады. Кадыйр Сибгатуллинның беренче юбилее "Энергетик" мәдәният сараенда узды. Шагыйрь үзенең мәгънәле шигырьләрен укыган иде... Алар барысы да йөрәктән йөрәккә барып җитә иде. Хәзер язучылар күп, ләкин аларның иҗаты тамашачы йөрәгенә барып җитә алмый. Без Фәния белән Кадыйр мәхәббәтенең шаһитлары да булдык", - диде. Фәния ханым шагыйрьгә мәхәббәтен бүгенгәчә саклый. Әлеге олуг мәхәббәткә хөрмәт йөзеннән Рамил Хәлимов Фәния ханымның иңнәренә ак төстәге Ырынбур шәлен салды.

Фәния ханым исә үзенең чыгышында шагыйрьне искә алу кичәсенә килүчеләрнең барсына да рәхмәт әйтте. "Чаллы белән Балык бистәсе арасындагы дуслык күпере тагын да ныгысын. Кадыйрның китапларын чыгаруга булышкан өчен Татарстан китап нәшриятына, Чаллы шәһәр хакимиятенә, Факил Сафинга, "Рухи мирас" фондына зур рәхмәт", - диде ул.

Кичәне язучы Факил Сафин белән шагыйрә Зөләйха Минһаҗева җылы, дустанә шартларда алып бардылар. Тик сәхнәдә Кадыйр Сибгатуллинның портреты гына җитмәде. Әдәби-музыкаль кичәдә яңгыраган җырлар, шигырьләр, истәлекләр шагыйрь рухына дога булып барып ирешсен, аның иҗаты буыннардан-буыннарга күчсен иде.

Зөлфия ГАЛИМРоза Хәмидуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев