Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Каешлар кулланыштан алынды

1 сентябрьдан ФЭСТ куркынычсызлык каешлары әйләнештән алына. Әгәр ЮХИДИ инспекторлары шуның белән эләктерелгән балаларны күрсә, ата-аналарга шактый күләмдә штраф сала ала. Әлеге яңалык соңгы арада булган бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Белгечләр әлеге каешның кайбер очракларда киресенчә балага тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин булуын раслаган. Эчке органнар тартылу күзәтелә, як-яктагы...

1 сентябрьдан ФЭСТ куркынычсызлык каешлары әйләнештән алына. Әгәр ЮХИДИ инспекторлары шуның белән эләктерелгән балаларны күрсә, ата-аналарга шактый күләмдә штраф сала ала. Әлеге яңалык соңгы арада булган бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Белгечләр әлеге каешның кайбер очракларда киресенчә балага тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин булуын раслаган. Эчке органнар тартылу күзәтелә, як-яктагы бәрелешләр вакытында бу каешлар гел дә баланы саклап кала алмый икән. Балалар өчен махсус иминлек утыргычларын да ЮХИДИ инспекторлары бары тик махсус кибетләрдән генә алырга тәкъдим итә. Әгәр утыргычларның сертификаты булмаса, алар моның өчен шоферларга штраф та сала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев