Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кагыйдә бозмасаң, арзанлы полис аласың

РФ Финанс министрлыгы ОСАГО турындагы законга шактый өстәмәләр кертергә җыена. Иң зур үзгәреш - моннан соң полисның бәясе автомобильнең техник характеристикасына түгел, ә йөртүчесенә бәйле булачак. Ягъни мәсәлән, страховкалаучы машина йөртүченең штрафлары булу-булмаудан чыгып, аңа коэффициент куячак. Әлбәттә инде, әгәр син кагыйдәләр бозмыйча гына йөргәнсең, синең аркада юл һәлакәтләре килеп...

РФ Финанс министрлыгы ОСАГО турындагы законга шактый өстәмәләр кертергә җыена.

Иң зур үзгәреш - моннан соң полисның бәясе автомобильнең техник характеристикасына түгел, ә йөртүчесенә бәйле булачак. Ягъни мәсәлән, страховкалаучы машина йөртүченең штрафлары булу-булмаудан чыгып, аңа коэффициент куячак. Әлбәттә инде, әгәр син кагыйдәләр бозмыйча гына йөргәнсең, синең аркада юл һәлакәтләре килеп чыкмаган икән, полисың да арзанрак торачак. Хәзер исә, белгәнебезчә, ОСАГО бәясе төбәкккә, йөртүченең яшенә һәм стажына, машина двигателенең куәтенә бәйле. Министрлыкта әле бу соңгы вариант түгел, нәкъ менә нинди төзәтмә-үзгәрешләр кертәсе әлегә ачыкланып бетмәде диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев