Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кагыйдә бозсаң, штраф түлә!

Юл-транспорт һәлакәте дәүләт автоинспекциясендә агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләргә багышланган матбугат конференциясе үтте. Чаллының баш инспекторы Радий Кадиков журналистлар белән очрашуда шәһәргә тиздән "Автоураган" контроль системасы кайтарылачагын хәбәр итте. Бу система Казанда уңышлы эшли: юлның 4 полосасындагы хәрәкәтне контрольдә тота, камерага эләккән техниканың дәүләт теркәү номерларын "таный", эзләү буенча...

Юл-транспорт һәлакәте дәүләт автоинспекциясендә агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләргә багышланган матбугат конференциясе үтте.

Чаллының баш инспекторы Радий Кадиков журналистлар белән очрашуда шәһәргә тиздән "Автоураган" контроль системасы кайтарылачагын хәбәр итте. Бу система Казанда уңышлы эшли: юлның 4 полосасындагы хәрәкәтне контрольдә тота, камерага эләккән техниканың дәүләт теркәү номерларын "таный", эзләү буенча база мәгълүматларын тикшерә, тизлек режимын һәм юл кагыйдәләрен бозучыларны терки.

Әлегә видеофиксация приборлары ярдәмендә Чаллыда ел башыннан тизлек режимын бозган 217 мең машина йөртүче тоткарланган. "Паркон", мәсәлән, көненә 50гә якын парковка кагыйдәләрен бозучыны терки. "Кар ява башлагач, юлларны чистартуга комачаулаучы барлык автомобильләрне эвакуаторлар алып китәчәк", - диде Радий Зәки улы машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп. Бу шоферларның кесәсенә сугачак. Узган ел грейдерга комачаулык иткән машинаны штрафстоянкадан алу 1200 сум иде.

Юллар начар булу аркасында агымдагы елның 9 аенда 118 һәлакәт булган. Анда бер кешенең гомере өзелгән, 36сы төрле җәрәхәтләр алган. Чит машинаны сыдыру кебек вак юл-транспорт һәлакәте ясаучылар да җаваплылыктан качып котыла алмыйлар. Шундый 2077 очракның 344ендә алар җаваплылыкка тартылган.

Штрафны вакытында түләмәгән 1557 кешегә карата беркетмә төзелгән. Аларның 995е кулга алынган, узган ел бу 190 гына иде.

- 2014 елның 9 аенда Чаллыда 477 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда 8 кеше үлгән, 603е төрле җәрәхәтләр алган.

- Узган елның шул чорында шәһәр урамнарында 28 кеше вафат булган.

- Чаллыда иң аварияле көн - сишәмбе. Һәлакәтләр 15-21 сәгатьләрдә аеруча күп.

- Ел башыннан 1900 артык кеше исерек килеш руль артына утырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев