Кагыйдәләр кабат үзгәрә

Бу юлы кагыйдәләр аерым категориядәге ягъни физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә генә кагыла. Аның беренчесе механик траспорт чараларын йөртүчеләр өчен. Алар полиция хезмәткәрләре таләп итсә, инвалидлык турындагы фактны раслаучы документны күрсәтергә тиешләр. Машиналарга "Инвалид" дигән билгене үз белдегең белән куючыларга исә 5000 сум штраф яный. Машина йөртүчеләргә тагын бер яңалык -...
Бу юлы кагыйдәләр аерым категориядәге ягъни физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә генә кагыла.
Аның беренчесе механик траспорт чараларын йөртүчеләр өчен. Алар полиция хезмәткәрләре таләп итсә, инвалидлык турындагы фактны раслаучы документны күрсәтергә тиешләр. Машиналарга "Инвалид" дигән билгене үз белдегең белән куючыларга исә 5000 сум штраф яный. Машина йөртүчеләргә тагын бер яңалык - таныклык алмаштырганда хәзер сәламәтлек турында медицина белешмәсе кирәк булмаячак. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карага кул куйган. Әлеге яңалык РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бу атна башында пәйда булды. Медицина бәяләмәсе йөртү таныклыгын алмаштырган вакытта кирәкле документлар исемлегеннән төшереп калдырыла, диелә карарда. Ләкин шул ук вакытта медицина тикшеренүе "Юл йөрү куркынычсызлыгы турында"гы Федераль канунның 23 нче маддәсендә әйтелгән очраклар өчен мәҗбүри булып кала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз