«КАМАЗ» 4 көнлек эш атнасына күчә
1 нче августтан заводта яңа график
14 тоннадан артык массалы йөк машиналары базарында кризис. Моның сәбәпләре күп, дип аңлаттылар оешмада. Бу чит илдән кертелгән транспортның күп булуына, кредит алыр өчен банк ставкаларының югары булуына да бәйле. Беренче яртыеллыкта инде 20 мең берәмлек техника сатылган, нигездә запастагы продукциядән, шуңа бу елда җитештерү темпларын арттыру күздә тотылмый. Хәзерге вакытта финанс тотрыклыгын саклап калу, һәм эшчеләр санын кыскартмау мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев